─ Сез милек хокукын (мирас таныклыгы) алган өлешне сата аласыз. Сез калган варисларга үз өлешегезне сатып алырга тәкъдим итәргә хокуклы. Әгәр алар баш тартса, өченче затларга тәкъдим итә аласыз, әмма бәясе варисларга тәкъдим ителгәннән артмаска тиеш.
Шул ук вакытта фатирда милекче исәпләнгән балигъ булмаган үсмер яши икән, фатирны яисә андагы өлешне опека органнары ризалыгы белән генә сатарга мөмкин.