+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
15 апрель , 15:08

Кычыткан ашы пешерегез!

Аны җиңел генә әзерләп була.

Кычыткан ашы пешерегез!
Кычыткан ашы пешерегез!

Дуслар, койма буйларында кычыткан чыга башлаган да инде! Күрдегезме? Әле йомшак, яшь чагында аннан аш пешереп калыгыз!

Ә табиблар исә, май ае кычытканыннан да файдалырак үсемлек юк, ди. Шуңа күрә алар бу айда да һичьюгы 2–3 тапкыр кычыткан ашы пешереп ашарга киңәш итә.

Кайнап торган суга бераз кыздырылган фрикаделька, бәрәңге, кишер һәм суган салабыз. Пешеп җиткәндә, туралган кычыткан, 2 йомырка туглап, шулпага болгата-болгата өстибез. 1–2 минут кайнаткач, сүндерәбез.

Туралган яшел суган кыягы салып, табынга бирәбез.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: