+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
16 апрель , 11:07

Күршесендә нәрсә үсә?

Яшелчәләрне утыртканда шушы үзенчәлеккә аеруча игътибар итегез.

Күршесендә кем үсә?
Күршесендә кем үсә?

Бакча эшләрен башладыгызмы инде? Түтәлләр ясап, тиздән яшлчәләр дә чәчә башларбыз. Тормышта күршедән уңсаң, үзебезне бәхетле итеп саныйбыз. Яшелчәләргә дә яхшы күрше кирәк. Шулай булса, алар мул уңыш бирә, корткычлар аларга якын килми.

Кәбестә күршесендә сельдерей үскәндә, җир борчасыннан зарарланмый. Укроп аны күбәләк корты һәм гөбләдән саклый, ромашка һәм бөтнек күбәләкләрне куа.

Бакча җиләге фасоль, сарымсак, салат, суган, редис, торма, чөгендерне үз итә. Җиләкнең төп дошманы – лайлач әкәм-төкәмне куу өчен, рәт араларына петрушка чәчегез.

Помидорны суган тирәсенә урнаштырырга була. Әмма яшел кыякка үстерелгән суган яхшырак, чөнки томат, тиз үсеп китеп, күршесен томалый башлый.

Баклажан фасоль янында яхшы үсә, ул күршесен колорадо коңгызыннан да саклаячак.

Бәрәңге шпинат, кәбестә, редис янында яхшы үсә. Бәрхет чәчәк, настурция – бәрәңгене колорадо коңгызыннан, сарымсак фитофтороздан саклар.

Суган кишер белән дус. Алар бер-берсен корткычлардан яхшы саклый.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: