+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
16 апрель , 12:05

Кыярны ничек иртә өлгертергә?

Көннәр салкын торса да, уңышны иртәрәк алып була.

Кыярны ничек иртә өлгертергә?
Кыярны ничек иртә өлгертергә?
Көннәр салкын торса да, бакчачылар уңышны иртәрәк алу юлларын таба. Бу уңайдан, берничә киңәшкә игътибар итегез.
— Теплицага утыртылачак кыярны апрель урталарында, ачык түтәлгә исә майның беренче декадасында утыртырга киңәш ителә. Бу очракта кыярны күршеләрегездән бер айга алдарак ашый башларсыз. Димәк, июнь башларында өстәлегездә беренче кыярлар булачак, — дип киңәш итә Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы белгечләре.
Тик быел төннәр салкын тору сәбәпле, кыяр утырту вакыты да беркадәр соңгарак калынды. Димәк, теплицага апрель ахыры, ә ачык түтәлгә майның 15ләреннән соң гына утырту дөрес булыр.
Әгәр кыярга җылы җитмәсә, ул озынга үсә башлаячак. Бу очракта аны тирәнгәрәк төртеп, яисә җир өстәп коткарырга була. Теплицага, я ачык түтәлгә утыртылачак үсентенең 3-4 яфрагы булырга тиеш. Җир әйбәт булса, кыярга өстәмә ашламалар кертү кирәкми. Шулай да, үсентеләр хәлсезрәк күренсә, минераль ашлама кертергә кирәк булачак. Моны шытымнар чыгуга ике атна үткәч эшләргә кирәк, икенче тапкыр ашламаны үсентене күчереп утыртыр алдынан бер-ике көн алдан кертегез. Ашлама 10 литр суга бер аш калагы чамасы алына.

 
 
Фото:teplicakirov.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: