+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
17 апрель , 11:07

Каен суын кышка әзерлисезме?

Ә җәйге челләдә эчәргә?

Каен суын кышка әзерлисезме?
Каен суын кышка әзерлисезме?

Оста хуҗабикәләр аны алып кайткан көнне үк эшкәртә. Аны кайнатып чыгарганчы утта тоталар. 3 литр каен суына 150 грамм шикәр комы, ярты бал кашыгы лимон кислотасы салалар. Аннары аны банкаларга бүлеп, аңа тагын 2-3 телем әфлисун кушып, банкаларны ябып куялар. Ул кибетләрдә алына торган лимонадларга караганда күпкә файдалырак та, тәмле дә була. Пластик шешәләргә тутырып туңдырып куярга да ярый. Алай файдасы күбрәк тә саклана.

Каен суын кышка әзерләүче хезмәт ветераны, Кушнаренкода яшәүче Файлас Муллагалиев әйтүенчә, каенга балта белән чабарга ярамый. Ул яраны томалап бетереп булмый һәм аңардан су агып ятачак. Каенны шөреп боргыч белән тишеп, шуңа көпшә тыгып, аска шешә, савыт куеп калдырырга. Яшь каеннарга тимибез, аның суы да аз була, аннары алар имгәнәләр дә. Суны зуррак каеннардан җыярга тырышабыз. Каен суын көндез җыябыз, чөнки кичкә таба, төнлә суыта, суы да әз ага башлый. Бер каеннан күп су алырга ярамый, зыян килмәслек булсын. Көпшәне алганнан соң, ул урынга суы агып ятмасын дип, агач бөке куеп әйбәтләп томалап калдырабыз. Бу – агач корымасын өчен эшләнә.

Файлас Муллагалиевтан - шигъри күчтәнәч:

Каен суы

Ап-ак каенның кәүсәсе
Ерактан сәлам бирә.
Ак каен бит изге агач,
Зәм- зәмнәр тәме килә.

Табигать җанлангач килә,
Язын. апрель аенда,
Бөреләре кузгалганда,
Карлар эреп беткәндә...

Каенга зыян китерми,
Җайлап кына аласың.
Аккан тишек урынына
Агач бөке кагасың.

Тәнгә дәва, җанга сихәт,
Яшәү көче каенда.
Каен суының шифасы
Күңелеңдә, уеңда.

Каен суы - зур хәзинә,
Күп матдәләргә бик бай.
Витамин, микроэлемент...
Тазалыгыңа уңай.

Иммунитетны ныгыта,
Хәлсезлекне булдырмый.
Сәламәтлеккә файдалы,
Бер чирне дә калдырмый!

Ә сез каен суын тәмләдегезме, дуслар!

Автор фотосы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: