Каен суы эчәсеме, дуслар? Елның табигатьтән бирелгән беренче сые бит ул! Аны кышкылыкка да әзерләп була икән.
Аны әзерләү өчен кирәк:
каен суы,
әфлисун, лимон,
100-200 грамм шикәр комы,
0,5 чәй калагы лимон кислотасы.
Беренче эш итеп банкалар әзерләргә, аларны парда яки 90-100 градуска кадәр кызган духовкада стерильләштерергә мөмкин.
Яңа гына алынган каен суын сөзәргә, кәстрүльгә салып көчле утка куярга, өстенә җыелган күбекне җыярга, кайный башлагач сүндерергә кирәк.
Аннары банкаларга шакмаклап яки телемләп туралган әфлисун, лимон, шикәр комы, лимон кислотасы салырга.
Тимер капкач белән ябылган банкаларга җылы әйбер ябып куярга һәм суынганчы тимәскә кирәк.
Аннары кышлыкка саклау өчен караңгы урынга куярга.
Фото: bashinform.ru