+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
18 апрель , 16:25

Помидор янына базилик утыртыгыз

Бу хуш исле тәмләткеч үлән аларны авырулардан саклый.

Помидор янына базилик утыртыгыз
Помидор янына базилик утыртыгыз
Базилик — бик файдалы үсемлек. Аның нинди генә төрләре юк: лимон, лайм, мята, гвоздика, лавр, хуш исле борыч тәме килеп торганнары бакчачылар арасында аеруча популяр.
Ул җылы ярата торган үсемлек. Шуңа да безнең якта аның үсентеләрен үстереп, кыраулар узгач кына түтәлгә чыгару яхшырак.
Бакчачылар теплицага базиликны күпләп утырта, чөнки ул помидорларны төрле авырулардан һәм зарарлы бөҗәкләрдән саклый. Өстәвенә, бу тәмләткеч үлән янында үскән помидорлар бик тәмле дә була. Өйдә иртә яздан утырткан үсентеләре бик яхшы үсә, аларны апрельдә, көннәр җылыту белән, теплицага чыгарырга була.
Базилик комлы җиңел туфракта, бигрәк тә кыяр үскән урында мул уңыш бирә.
Аның хуш исле яфраклары итле, баклажанлы һәм помидорлы ризыкларга бик килешә. Базиликны эремчеккә, омлетка, майга, пиццага кушалар, яшелчәләр тозлаганда банкага салалар, салатлар япканда кулланалар.
Бу тәмләткеч үлән кушылган ризык кәефне күтәрә, аппетитны ача, организмнан шлакларны чыгара. Базилик чәе баш авыртуны баса, ютәлне дәвалый.
Мунчада кайнар суга салсаң, хуш исе тарала, шул суда юынсаң, тынычландыра, көч кертә һәм яшәртеп тә җибәрә!

 
 
Фото: i.pinimg.com


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: