Башкортстан территориясе талпан вирусы энцефалиты белән авыручылар саны буенча эндемик булып тора, ягъни безнең якларда йогышлы талпанны эләктерү бик җиңел. Димәк, хәвефсезлек мәсьәләсенә дә бик җитди карарга кирәк.
Кайчан уяулык күрсәтергә?
Талпаннар яз башында, көннәр җылыну һәм кар эрү белән уяна. Ягъни хәзер аларның актив тормыш фазасы бара, алар ач һәм табышка кадалыр өчен һәр уңайлы очракны эзли.
Талпаннарның активлыгы апрель, май һәм июнь башында, үрчү вакыты җиткәч, иң югары ноктага күтәрелә. Җәй уртасында алар ул кадәр агрессив түгел, әмма инфекция йоктыру җәһәтеннән барыбер куркыныч булып кала.
Август башыннан сентябрьгә кадәр активлыкның икенче күтәрелеше күзәтелә. Белгечләр моны елның бу вакытында гөмбә һәм җиләк сезоны башлану белән бәйли, кешеләр ешрак урманга бара һәм талпаннарга да ешрак юлыга.
Нәрсәсе белән хәвефле?
Бу канечкечләр кешегә куркыныч авырулар йоктыра ала. Шундый инфекцияләр арасында энцефалит, боррелиоз, туляремия, тимгелле тиф, геморрагик бизгәк һәм башкалар бар.
Өстәвенә, талпан тешләгәндә канга берьюлы берничә авыруны китереп чыгаручы инфекция эләгергә, нәтиҗәдә, кешедә бер түгел, бер үк вакытта берничә авыру барлыкка килергә мөмкин.
Башкортстанда ел саен табибларга талпан кадалудан 10-12 мең кеше мөрәҗәгать итә. Барлык талпаннар да зарарлы булмый, шулай да, узган ел нәтиҗәләре буенча, табиблар төбәктә талпан вирусы энцефалиты белән авыруның ─– 16, йогышлы талпан боррелиозының 33 очрагын теркәгән. Белгечләр ачыклавынча, кешеләр зарарлы канечкечләрне Белорет, Караидел, Мәләвез, Ишембай районнарында һәм Уфада эләктергән.
Кадалса, ─ нәрсә эшләргә?
Беренчедән, талпанны тирегездән йолкып алмагыз. Аны, борынчыгына зыян китермичә, әкрен генә алырга кирәк. Әгәр дә бөҗәкне дөрес тартып чыгара алуыгызга ышанычыгыз булмаса, травмпунктка мөрәҗәгать итегез.
Икенчедән, инфекциягә тикшерү өчен талпанны мотлак лабораториягә илтегез. Уфадан тыш, талпаннарны тикшерә торган “Башкортстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге” филиаллары Бөредә, Нефтекамада, Стәрлетамакта, Мәсәгутьтә, Туймазыда һәм Күмертауда эшли (адреслары, телефоннары һәм кабул итү сәгатьләре “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе сайтында күрсәтелгән).
Бу нинди авырулар?
Талпан вирусы энцефалиты — үзәк нерв системасын зарарлаучы һәм инвалидлык, хәтта үлем белән тәмамланырга мөмкин булган авыр вируслы инфекция. Авыру билгеләре талпан кадалганнан соң 10-14 көн үткәч барлыкка килә, шуларның беренчесе — баш авырту, хәлсезлек, температураның 38-40 градуска кадәр күтәрелүе, күңел болгану, косу, мускуллар авырту.
Талпан боррелиозы озак үтүе белән характерлана. Башта талпан кадалган урында тире кызарырга мөмкин, аннан соң тән температурасы күтәрелә, лимфа төеннәре зурая. Соңрак буыннар, йөрәк мускуллары, үзәк нерв системасы зарарлану билгеләре барлыкка килә.
Инфекциянең билгеләре
Баш авырту, югары температура, күңел болгану, косу, мускуллар авыртуы, тешләгән урында тире кызару. Аларның берәрсе генә сездә күзәтелсә дә, мотлак рәвештә табибка мөрәҗәгать итегез!
Ничек сакланырга?
Талпан энцефалитыннан иң яхшы саклану ысулы, әлбәттә, прививка.
Прививкаларны ел дәвамында, шул исәптән эпидемиологик сезонда да, ясатырга мөмкин, — ди “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе белгечләре. — Вакциналану курсын табигатькә чыгарга ике атна кала тәмамларга кирәк.
Нәкъ әлеге вакытта Башкортстанда талпан энцефалитыннан прививка эшләү кампаниясе башланды. Прививканы яшәү урыны буенча поликлиникада, яки түләүле медицина үзәкләрендә ясатырга мөмкин.
Ашыгыч иммунлаштыруның махсус схемасы бар: вакцинаны бер ай аралыгында ике тапкыр кертәләр. Турпоходка чыкканга кадәр, яки дачага актив йөри башлаганчы ике атнадан да соңга калмыйча прививка ясатырга кирәк. Бер елдан соң вакциналану кабатлана. Препаратның чираттагы дозасы өч елдан соң кертелә.
Әгәр сез энцефалиттан прививка ясатмаган булсагыз, ләкин шәһәр читенә чыгарга, яки паркта (әйе, талпан шәһәр үзәгендә дә һөҗүм итә ала) вакыт үткәрергә уйласагыз, махсус куркыту чараларын — репеллентлар кулланыгыз. Онытмагыз, аларны тирегә сиптерергә ярамый, бары тик киемгә генә. Шулай ук, дөрес кием сайлагыз: ул озын җиңле булырга тиеш, чалбар балакларын оекбашка кыстырыгыз, башыгызны һәм муеныгызны косынка белән каплагыз.
Талпан сезонына йорт хайваннарын әзерләргә дә онытмагыз. Бүген песиләрне һәм этләрне куркыныч канечкечләрдән саклау өчен бик күп препаратлар бар. Аларны таблетка, җилкә калкымына сибә торган тамчылар рәвешендә чыгаралар, шулай ук махсус муенчаклар һәм төрле спрейлар да сатыла.
Табигатьтә булганда
1. Баш киеме киегез, чәчләрегезне косынка астына яшерегез;
2. Чалбар балакларын оекбашка кыстырыгыз;
3. Киемгә репеллентлар сөртегез;
4. Ачык төстәге кием киегез;
5. 15 минут саен үзегезне тикшерегез;
6. Урманда ял итү өчен ачык, кояш астындагы болыннарны сайлагыз;
7. Бакча участокларын корыган агачлардан һәм биек үләннән чистартыгыз;
8. Яңа киселгән үсемлекләрне өйгә алып кермәгез.