─ “Ялларда, яки эшләми торган бәйрәм көнендә эшләгән өчен икеләтә күләмдә түләү каралган, яки хезмәткәр теләге буенча аңа ял көне (отгул) бирелергә мөмкин.
Сез түләүне яисә ялны сайларга хокуклы. Беренче вариант өстенлекле булып тора, чөнки эш бирүче сезне отгул алырга мәҗбүр итәргә тиеш түгел”, – дип җавап бирә Башкортстанның Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Татьяна Астрелина.
Фото: башинформ