+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
23 апрель , 17:15

Яшь алмагачның чәчәген өзәргәме?

Күршеләр беренче чәчәкләрне өзеп ташларга киңәш итә.

Яшь алмагачның чәчәген өзәргәме?
Яшь алмагачның чәчәген өзәргәме?
Бакчамдагы яшь алмагачлар быел беренче тапкыр чәчәк атты. Күршеләр беренче чәчәкләрне өзеп ташларга киңәш итә. Тик мин бакчамны ямьләп торучы ап-ак чәчәкләрне өзәргә бик кызганам. Бу эшне башкару кирәкме? Шуны аңлатып язсагыз иде, дип сорый гәзит укучыларыбыз.

Яшь агачларның беренче чәчәкләрен өзеп ташларга кирәк, дигән фикер бик үк дөрескә туры килми. Тиз өлгерә торган алмагач сортлары, мәсәлән, утыртканнан соң икенче-өченче елда ук алма бирергә мөмкин. Мондый сортларга Летнее полосатое, Брусничное, Красное раннее, Жигулевское, Мелба, Синап орловский, Северный синап, Уэлси дигәннәре керә. Грушаның Чижовская, Видная, Лада кебек сортлары тиз өлгерә. Андый тиз өлгерә торган сортлар күп очракта беренче елда ук чәчәккә бөреләнә. Шуңа күрә яхшы алынып киткән алмагачның (икенче-өченче елында) беренче чәчәкләрен өзәргә ашыкмагыз.

Әгәр сез яңа гына утырткан агачта бер-ике чәчәк күренә икән, аларны өзәргә киңәш ителә. Шулай эшләгәндә яшь агач яхшырак көч җыя һәм туклану матдәләрен чәчәккә бүлми, тамырга җибәрә.

 
 
Автор фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: