+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
24 апрель , 07:14

Җыйдым гөмбә, җыйдым гөмбә, гөмбәдән кайтып киләм

Җиңги кәҗә гөмбәсе җибәргән. Нишләтергә инде моны?!

Җыйдым гөмбә, җыйдым гөмбә, гөмбәдән кайтып киләм
Җыйдым гөмбә, җыйдым гөмбә, гөмбәдән кайтып киләм

Гөмбә яратучы кеше аны ел әйләнәсенә җыя. Яз җыя торганы аеруча тансык. Әзерли белсәң, тәмле дә!

Бу гөмбәне җыю бик җиңел, чөнки аның ялганы булмый, эзләп интегәсе, таяк белән җир "сөрәсе" юк. Урманны яшел үлән дә басып өлгермәгән әле, җыерчыклы гөмбә әллә каян күзгә ташлана. Күрдеңме, кәрзинеңә ал да сал. Катнаш урманнарда апрельдән бирле күпләп җыялар, әле дә бар.

Кайбер хуҗабикәләр яхшылап пешерергә, бер сәгатьләп кайнатырга киңәш итә. Әмма аны 15 минутлап кайнатып алырга да, пакетларга бүлгәләп, туңдыргычка куярга була. Гөмбәне туңдыргычта бөтенләй пешермичә саклаучылар да бар. Соңыннан үз сутында пешереп ашыйлар, алай хуш исе, тәме ныграк саклана, дип мактыйлар. Тик бу очракта бер кимчелеге бар — пешермичә саклаганда гөмбә күп урынны ала.

Зөлфирә җиңгәбез әйткәнчә, яңа гына җыеп алып кайткан гөмбәне аз гына су салып, үз сутында диярлек пешереп алырга кирәк. Турап, суган белән кыздырырга. Өстенә йомырка салсаң тәмле, каймак кушып, мичкә куеп алсаң - телеңне йотарлык!

Сурәттәге ике чиләк гөмбәне әнә шул яраткан җиңгәбез җыеп җибәргән. Тәмле булды. Ләкин тиз бетте, тагын җыясы булыр инде...

Фото: Зөлфирә Уразбаева.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: