+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
28 апрель , 10:47

Тузганакны утаргамы, әллә...

Бер эш тә юк иде... Ярар, укып карыйк киңәшләрне.

Тузганакны утаргамы, әллә...
Тузганакны утаргамы, әллә...

Тузганакның яшь яфракларын җыеп, салат ясап ашыйк, булмаса. Моның өчен өзгән яфракларны башта тозлы суда ярты сәгать чамасы чылатырга кирәк. Аннан вак кына турап, лимон суты һәм үсемлек мае кушып ашарга. Мондый салатлар канда холестерин микъдарын киметә.

Медицинада тузганакның тамырларын файдаланалар. Аларда тритерпен кушылмалары, ситостерин, инулин, каучук, сумалалар, лайла, аксым һәм дуплау матдәләре бар.

Тузганакның тамырларын аппетитны ачу, ашкайнатуны яхшырту өчен әче тәмләткеч, бавыр һәм үт куыгы авыруыннан үт кудыргыч һәм эч катулардан җиңелчә эч йомшарткыч буларак кулланалар.

Бу үсемлек тамырыннан порошоклар, куе экстракт, кайнатма һәм төнәтмә ясыйлар. Салкын ысул белән төнәтмә хәзерләү өчен ике чәй калагы туралган тамырга бер стакан кайнар су салалар һәм 8 сәгать төнәтәләр. Ашарга 20-30 минут кала көнгә 3-4 тапкыр 1/4әр стакан эчәләр.

Файдалы эчемлекне кайнатып та ясыйлар. Аның өчен өч аш кашыгы туралган тамыр алына, аңа ике стакан кайнар су салалар һәм 15 минут кайнаткач, сөзәләр. Ашарга ярты сәгать кала көнгә ике тапкыр берәр стакан эчәләр.

Тузганакның сары чәчәкләрен җыеп, бик тәмле кайнатма да әзерлиләр.
Тузганакның тамырларын көз көне, аның җир өсте өлешләре шиңгәч, яки яз көне, ул үсеп китә башлаганда казып җыялар. Аларны салкын суда юып, ачык һавада яисә яхшы җилләтелә торган бүлмәдә киптерәләр.

Фото: Фаил Фәтхетдинов.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: