-7 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
1 Май 2024, 11:35

Җиләк уңышын бермә-бер арттыра!

“Кыш чыккан җиләкләрнең иске, авыру яфракларын кисеп, төпләрен йомшартып чыгабыз. Аралары киңрәк булса, көрәк очы белән генә казып чыгарга да була.

Җиләк уңышын бермә-бер арттыра!
Җиләк уңышын бермә-бер арттыра!
Шуннан соң әйбәтләп су сибеп чыгабыз. Сибү өчен эретмәне болай әзерлибез: 10 литр суга 0,5 чәй калагы бор кислотасы (кайнар суда эретеп салабыз), 0,5 чәй калагы марганцовка, 15 тамчы йод, 2 аш кашыгы нашатырь спирты салып болгатабыз.

Әйбәтләп болгаткач, дымлы җиләк төпләренә 0,4 литр салып чыгабыз. Бу катнашма җиләкләргә яшәү көче бирә, хәл кертә! Җиләк уңышын бермә-бер арттыра!

Шуның өстенә көл сибеп куйсагыз, тагын да яхшы була! Иренмичә шушыны эшләп сипсәк, быел викториягә башка берни дә сибәсе булмый”, - дип яза Рәмзия Әхмәдуллина үз блогында.

Фото: pixabay.com.

 

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас