+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Алмагачларга зыяны булмасмы?

Гәзит укучыбыз киңәш сорый.

Алмагачларга зыяны булмасмы?
Алмагачларга зыяны булмасмы?

Бакчабызга көздән алмагачлар, чияләр утырткан идек. Агач төпләренә күпьеллык үлән чәчеп куйсак, алмагачларга зыянлы булмас микән? Шуны аңлатып язсагыз иде, дип сорый гәзит укучыбыз.

Чынлап та, ямь-яшел газон бакчага искиткеч матурлык өсти, тирә-яктагы һаваны чистарта. Шулай да бакчачылар арасында үлән чәчү-чәчмәүгә кагылышлы төрле фикерләр йөри: кемдер — газон аерым урын алып торырга тиеш, ә кемдер, җимеш агачлары тирәсенә дә чәчәргә мөмкин, ди. Әлбәттә, күп уңыш алып, җимешләрен сатуга чыгару өчен үстергән зур бакчаларда агач төпләрен кара җир итеп тоталар. Алай иткәндә, агачларны тукландыру җиңелрәк. Ә менә шәхси хуҗалыкларда, уңыш алудан бигрәк, бакчаның матур булуына игътибар бүләләр. Әлбәттә, бу очракта газоннан башка әллә ни матурлык тудырып булмый. Билгеле, агачларны тукландыручы матдәләрнең күпмедерен яшел үлән үзенә алачак. Әгәр газон чәчкәнче җирне яхшылап тукландырсаң, аннан үләнне вакытында чабып һәм өстенә ашлама сибеп торсаң, агачларга бернинди дә зыяны булмаячак. Киресенчә, яшел үлән җирне дымлы тотачак.

Шулай да яшь агачлар утыртырга уйласагыз, башта шул урынга үлән чәчегез. Агач утыртканда, аның тирәсен 75 сантиметрдан 2 метрга кадәр йомшартып чыгыгыз. Агачның тирә-ягын яңгырдан соң, яки су сипкәннән соң йомшартып торырга һәм мүлчәләргә кирәк. Шулай эшләгәндә дым сакланыр һәм чүп тә басып китмәс. Ә менә 6-8 елдан соң, агачлар зур үскәч, алар тирәли үлән чәчеп куярга да була.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: