+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Теплицада помидорга салкын тимәсен, дисәң...

Синоптиклар бу көннәрдә көчле кырау төшәчәге турында кисәтә.

Теплицада помидорга салкын тимәсен, дисәң...
Теплицада помидорга салкын тимәсен, дисәң...
Быел апрель бик җылы килде. Шуңа да бик күпләр теплицага үсентеләрне җылы көннәрдә чыгарып утыртты инде. Май башы исә салкыннары, кыраулары белән куркыта. Бу көннәрендә булган кыраулар теплицадагы помидорларга, борычларга зыян салмасын өчен бик игътибарлы булырга кирәк.

Беренчедән, теплицагыз яхшылап җыелган булырга, анда бер генә тишек тә, ягъни җил үтә торган урын да калмаска тиеш.

Икенчедән, теплицада һәрвакыт зур савытлар белән су торырга тиеш, салкында ул җылылык бүлеп чыгара.

Өченчесе, иң мөһиме - үсентеләр өстенә тагын бер-ике кат спанбонд (ак тукыма) ябарга кирәк. Мөмкинлек булса, төнгелеккә җылыткыч куярга була.

Тагын бер шарты бар: иртән кояш нурлары төшә башлау белән һәр үсенте төбенә җылы су сибеп чыгыгыз. Бу яшелчәләрдә төнлә кичергән стрессны бетерә.

 
Фото: fermoved.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: