Чынлыкта сөяк шулпасының зыяны күбрәк, чөнки мондый продукт гаять күп микъдарда холестерин чыганагы булып тора, ди Русиянең атказанган табибы һәм танылган телевидение алып баручысы Александр Мясников.
“Бу - саф холестерин һәм аны пешергән бөтен нәрсәнең экстракты. Мин сөяк шулпасын этләргә дә әз генә бирәм", - дип белдерде табиб.
Доктор русиялеләрне мондый "шифалы" шулпалар сатып алуга акча сарыф итмәскә чакырды, табиблар аның файдалы сыйфатлары турындагы мәгълүматны кире какты, дип ассызыклады.
Мисал өчен, мондый шулпаның чынлыкта иммун системасының активлыгын арттырмавы, имгәнгән буыннарның, тире яки чәчнең кимерчәк өслегенә йогынты ясамавы, эчәклеккә ярдәм итмәве исбатланган.
Александр Мясников плюслары арасында сөяк бульонының май тукымасын үстерү һәм авырулардан соң тернәкләндерүдә ярдәм итү, шулай ук кандагы электролитларны тергезүдә ярдәм итү сәләтен атады.
Исегезгә төшерәбез, табиб шулай ук койка (холодец) кимерчәкләрне ныгытырга ярдәм итми, дип белдерде. Аның сүзләренчә, буыннарның чын-чынлап сәламәтлегенә баллы һәм кыздырылган ризыкны чикләү ярдәм итә. Шулай ук диетага яшелчә һәм җиләк-җимеш, диңгез балыгы, сөт продуктлары өстәргә кирәк, болар барысы да ялкынсынуны йомшарта.
Фото: pixabay.com.