+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яшь булып күреник!

Яшь каласы килгәннәргә биш гадәттән арынырга киңәш ителә.

Яшь булып күреник!
Яшь булып күреник!

Татлы ашаудан туктагыз. Һичьюгы - чикләгез. Шикәр иң беренче чиратта тирегә начар йогынты ясый, картайта. Шикәрдән алынган глюкоза майга әйләнә.

Кайнар су белән дә юынмагыз. Кайнар судан тире кибә, сусызлана, җыерчыклар барлыкка килә. Нәтиҗәдә, вакытыннан алда картая башларга мөмкин. Ә менә салкынча су шешенүне дә бетерергә ярдәм итә.

Төн уртасына кадәр йокламыйсызмы? Бу гадәттән дә арыныгыз. Йокы туймау — тән, тире картаюның төп сәбәбе. Кичке 23 белән иртәнге 4 сәгать арасында мотлак йокларга кирәк. Бу вакыттагы йокы — матурлык йокысы.

Бит белән мендәргә капланып йокламагыз! “Йокы җыерчыклары” барлыкка килмәсен өчен. Иң яхшысы — аркага ятып йоклау.

Телевизор карауны чикләгез. Австралия галимнәре бер сәгать телевизор янында утыруның гомерне 22 минутка кыскартуын исбатлаган. Компьютер, смартфоннар янында озак утыру да иртә картаюга китерә икән.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: