Майда көннәр җылыткач, барбекю белән дә сыйлана торган күңелле вакыт башлана. Тик аны пешергәннән соң рәшәткәләрне юу гына бик мәшәкатьле. Шулай да аны юуының җиңел генә ысулы бар икән.
Башта рәшәткәләрнең суынганын көтәргә. Шул арада рәшәткә сыярлык пакет әзерләп куярга һәм аның эченә сыек сабын яисә савыт-саба юу өчен сыекча салырга кирәк. Пакет урынына пленка да кулланырга була. Сыекчаны пакет буйлап таратырга, рәшәткәне салгач, пакетны тоткасыннан яхшылап бәйләп куярга. Шулай иртәнгә кадәр тышта калдырырга була.
Әгәр рәшәткәгез нык карайган һәм майлы булса, бер-ике көн пакетта тотыгыз. Аннан пакеттан алып, су астында губка белән юасы гына кала. Ул чип-чиста булып, кояшта ялтырап торачак.
Фото: kaminia.ru