Карлыганның җимеше дә, яфраклары да файдалы. Кыш көннәрендә карлыган яфраклары салып әзерләнгән чәй тәмле, хуш исле булуы белән генә түгел, организмда витаминнар запасын тулыландыруы белән дә бик файдалы булачак.
Яфракларны май аенда куаклар чәчәк аткан чорда җыеп калырга кирәк. Белгечләр ассызыклавынча, нәкъ шушы вакытта ул С витаминына, микроэлементларга бай була.
Яфракларны кышкылыкка киптерергә дә, туңдырырга да була. Беренчесе артык мәшәкать тудырмый. Салкынча, күләгә урында киптереп, пыяла савытка яисә тартмага салып куясың һәм витаминлы яфрак кышкылыкка әзер дигән сүз. Туңдырылган яфраклар исә хуш исен кышын да саклавы белән отышлы. Тик аларны туңдырыр алдыннан сөлгегә салып, яхшылап корытырга кирәк. Дымлы яфраклар файдалы сыйфатын да, төсен дә тиз югалта. Аларны пакетларга салып, һавасын чыгарып, рулет формасында төрегез һәм туңдыргычка куегыз.
Кара карлыганның җиләкләрен һәм яфракларын гиповитаминозлардан һәм авитаминозлардан, зәңгеләдән, ябыктыра торган авырулардан кулланалар. Бөреләрен һәм яфракларын сидек кудыргыч, температураны төшерә торган һәм тирләткеч дару буларак файдаланалар. Баллы суты яисә җиләкләреннән ясалган сиробы коры ютәлдән, тамак авыруларыннан ярдәм итә.
Карлыганның холестеринны бетерү һәм токсин матдәләрне, авыр металл тозларны организмнан чыгару сәләте аларда пектиннар булуга бәйле. Пектиннар диурезны (сидек бүлеп чыгаруны) арттыра, йокыны яхшырта, артериаль басымны төшерә. Җиләкләрен һәм яфракларын ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, төрле тимгелләр һәм тире авырулары белән авырганда файдаланалар.
С витамины чыганагы буларак, шикәр белән төелгән карлыган аеруча файдалы. Кипкән җиләкләре генә аңардан бераз калыша. Карлыганда С витаминын тарката торган ферментлар юк диярлек, шуңа күрә ул туңдырылган җиләкләрдә дә яхшы саклана.
Автор фотосы.