+6 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Мең дә бер киңәш
17 Мая 2024, 07:42

Ябыгырга теләүчеләр өчен

Бу ысул организм өчен файдалы, гәүдә авырлыгын киметергә теләгәндә бик тиз ярдәм итә.

Ябыгырга теләүчеләр өченЯбыгырга теләүчеләр өчен
Ябыгырга теләүчеләр өчен

Соңгы вакытта гәүдә авырлыгына зарланучы хатын-кызлар күбәйгән кебек. Бу ысул - алар өчен. Шул ук вакытта, кызлар, сез дөньяда иң гүзәле икәнлегегезне онытмагыз, бәхетле булыгыз!

3 литрлы банкага 400 грамм юылган солы, 4 аш кашыгы шикәр һәм су салыгыз. Өстен ябып, солы әчегәнче (3-4 көн тирәсе) бүлмә температурасында тотарга кирәк.

Шикәр урынына 50 грамм йөзем белән 2 аш кашыгы бал салырга да мөмкин. Бу эчемлеккә чикләү юк, сусаганда да, ач карынга да эчәргә була. Беренче чиратта ул кан өчен файдалы: шикәрне һәм холестеринны түбәнәйтә. Авитаминоз һәм матдәләр алмашыну вакытында организмга ярдәм итә. Теш эмален ныгыта. Ябыгырга теләүчеләргә дә тиз ярдәм.

Фото: [leech=https://vk.com/bashdonya]https://vk.com/bashdonya[/leech]

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас