- 3 литр катык чыксын өчен, өч литр ярым яңа сауган сөтне, төбе сыек май белән майланган кәстрүлгә салып, кайнатып чыгарасың. Әкрен утта сөт кызгылт төскә кергәнче кайнатасың. Ара-тирә болгаткалап аласың. Эмальле савыт булмавы шарт, анда сөт тиз утыра, көя. Бераз суынгач, әзер катыкны аз-азлап, әзер сөткә салып болгатабыз. Әлеге масса катык хәленә кереп, оеганчы аны җылы урында калдырасың. Кояш төшкән урын да җитә. Кемнәрдер калын әйбер белән төреп куя. Оегач, әзер булгач, суыткычка куясың.
Куе катык яратучылар шул килеш ашарга да, салкын сөт салып, сыеклап эчәргә дә була. Кабат катык оетыр өчен инде "баш"ны әнә шуннан бүлеп калдырырга да ярый. Һәркем катыкны үзенчә оета, башкалар да үз рецептлары белән уртаклашсын иде, - ди аш-су остасы Илсинә Яруллина.
Ә сез катыкны ничек эшлисез?
Автор фотосы.