Бакчачылар кабакны яратып үстерә. Аның бик файдалы яшелчә булуын күпләр белә. Чынлап та, кабак үзенә витаминнарны һәм минералларны тулысынча туплаган. Анда С, Е, В1, В2, РР витаминнары, калий, магний, тимер, бакыр, кальций, цинк, кремний, кобальт, фтор бар. Ул клетчаткага бик бай һәм аз калорияле булуы белән дә өстенлек итә. Кабакның төшләре дә файдалы — аларны элек-электән паразит суалчаннарга каршы чара буларак кулланганнар.
Кабакны салкын җилләрдән ышык булган, кояш караган җылы урынга чәчәләр. Аның үсентеләрен үстереп чыгарырга да, турыга түтәлгә чәчәргә дә була. Гадәттә, 30 көнлек үсентеләрне май ахырында, июнь башында бакчага чыгарып утырталар. Орлыкларны исә түтәлгә май урталарында ук чәчәргә мөмкин, тик аларны пластик шешәләр яки спанбонд кебек материаллар белән каплап куярга кирәк. Бер чокырга 2-3 орлык чәчеп, алар чыккач иң яхшысын гына калдыралар, башкаларын өзеп ташлыйлар.
Кабак — үрмәләп үсүче үсемлек, шуңа да утыртканда аралары 1-1,5 метрдан да ким булмаска тиеш. Җылы ярата торган яшелчә буларак, бары тик җылы су гына сибәргә кирәк. Суны төбенә салырга тырышмагыз, сабак тирәли кечкенә чокыр ясап, шунда салыгыз. Аңа су артык күп тә кирәкми, чөнки тамырлары 3 метр тирәнлеккә кадәр китә. Ә менә яшелчәне тукландырып тору файдага гына һәм бу эшне еш башкарырга кирәк. Тиресне берничә көн суга салып тотканнан соң, көл кушып кабак төбенә сибегез. Икенче тапкыр минераль ашламалар — аммиак селитрасы, суперфосфат һәм калий тозы белән тукландырырга мөмкин. Шулай аралаштырып эшләгәндә, кабаклар мул уңыш бирәчәк.
Кабаклар эре булсын дисәгез, үсемлекне формалаштырырга кирәк. Моның өчен төп сабакта 2-3 кабак барлыкка килгәч, сабакның башын өзәләр. Тагын чыккан сабакларда берәр генә кабак калдырып, шулай ук аларның да башларын өзеп чыгарга кирәк. Кабаклар юеш җирдә ятып черемәсен дисәгез, һәр башның астына фанер яки рубероид кисәге куеп чыгыгыз. Кабак чыкканнан соң, өч айдан гына өлгереп җитә, шуңа да үсентеләрне үстереп чыгару отышлырак.
Автор фотосы.