+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
23 Май 2024, 08:12

Җитен маен кулланыгыз

Бакчадагы беренче яшелчәләрдән салатлар ясый башладыгызмы әле? Әле аларның витаминнарга бик бай чагы. Салатларга җитен мае салсагыз, тагын да яхшырак.

Җитен маен кулланыгызҖитен маен кулланыгыз
Җитен маен кулланыгыз

Җитен маеның файдасы бик күп:

Әгәр озак вакыт ризык сыйфатында җитен мае куллансаң, организм үзеннән-үзе яшәрүгә көйләнә:

— кан тамырларын тыгылдыра торган начар холестерин микъдары кими;
— канның ябышкаклыгы кими төшә, димәк, тромблар ясалу, инфаркт, инсульт ихтималы да азая;
— яман шеш авырулары, бигрәк тә күкрәк бизе, туры эчәк рагы барлыкка килү куркынычы кими;
— ашказаны җәрәхәте тизрәк төзәлә;
— гормоннар тәртипкә килә.

Фото: agroinvestor.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас