Чәй содасының төрле яклап файдалы булуын барыбыз да беләбез. Ә менә бакчада аның тагын да файдалырак булуын беләсезме икән?
Бигрәк тә былгы май аенда көннәр җылы, ә төннәр бик салкын торганда, еш кына кыраулар төшкәндә бакчачыларга чәй содасы ярдәмгә киләчәк. 1 аш кашыгы чәй содасын 4 литр суга салып, шуңа ярты чәй калагы кер сабыны кушарга һәм атнасына бер тапкыр бакчадагы барлык яшелчәләрне коендырып чыгарга кирәк. Кыярны тагын да көчлерәк эремә белән эшкәртү файдалырак булачак.
Фото: proreiling.ru/