+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
25 Май 2024, 04:50

Аэропортта тоткарлый алалармы?

─ Улыма 20 яшь, хәрби хезмәткә чакырылу яшендә ул. Русия гражданлыгы бар, ләкин Русия паспорты юк. Армиягә чакыру алмады. Чит ил паспорты бар. 11 яшеннән Беларусь Республикасы тер­риториясендә даими яши. Анда яшәүгә рөхсәте бар (вид на жительство). Шундый соравым бар иде: аны туристлык юлламасы буенча Төркиягә барганда Русия-Беларусь чиген кичкәндә яисә Мәскәү аэропортында рейска теркәлгәндә тоткарлый алалармы?

Аэропортта тоткарлый алалармы?Аэропортта тоткарлый алалармы?
Аэропортта тоткарлый алалармы?
- Юк, аны тоткарлый алмыйлар, чөнки улыгыз Русия территориясендә хәрби исәптә тормаган һәм тормый. Аны Кораллы Көчләр сафына чакырмаганнар. Ул Русия Федерациясендә хәрби хезмәткә чакырылучы булып саналмый.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас