+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
7 июнь 2024, 06:30

Суда йөзәләсеңме?

 Статистика күрсәтүенчә, җәйге ял вакытында күпчелек бәхетсезлек очраклары кешеләрнең суга батуы белән бәйле, шуңа күрә тагын бер тапкыр хәвефсезлек кагыйдәләре турында искә төшерәбез.

Суда йөзәләсеңме?Суда йөзәләсеңме?
Суда йөзәләсеңме?

Сулыкларда үз-үзеңне тотуның биш кагыйдәсе.

Су коену сезоны ачылуга кадәр бик аз вакыт кала. Статистика күрсәтүенчә, җәйге ял вакытында күпчелек бәхетсезлек очраклары кешеләрнең суга батуы белән бәйле, шуңа күрә тагын бер тапкыр хәвефсезлек кагыйдәләре турында искә төшерәбез.


1. Тыелган урыннарда су коенмагыз

Су җавапсызлыкны гафу итми. Беркайчан да, бернинди шартларда да су коену тыелган урыннардагы пляжны сайламагыз, һәм бигрәк тә анда балаларны алып бармагыз. “Су коену тыелган” дигән такта юктан гына куелмый, аны кешегә хәвеф янаган урында урнаштыралар. Көчле агым, су чоңгыллары, суүсемнәре, яр буендагы комда табылган паразитлар –─ болар барысы да пляжны ябу өчен сәбәп.

Республикада хәзер тыю билгеләрен азрак урнаштырырга, ял итү урыннарын күбрәк төзекләндерергә тырышалар. Идел буе федераль округында Башкортстан ачык пляжлар саны буенча лидер булып тора: биш ел эчендә аларның саны 68дән 150гә кадәр арткан, быел исә 200 пляж ачарга планлаштыралар.
Беренче чиратта урындагы халык күпләп ял иткән урыннар җиһазландырыла: яр буен һәм суга керү урынын чистарталар, пляжны киңәйтәләр, коткаручыларның кизү торуын тәэмин итәләр. Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты сайтында (portal.introgis.com) махсус интерактив карта бар, анда якындагы җиһазландырылган пляжны табарга мөмкин. Картада кешеләрне кабул итәргә әзер булган ял итү урыннары яшел төстә билгеләнә. Шунда ук суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм суга батучыны коткарырга туры килсә, ничек эш итәргә кирәклеге турында җентекле күрсәтмәләр урнаштырылган.

2. Балаларны караучысыз калдырмагыз

Әгәр дә пляжга бала белән барасыз икән, аны бер секундка да игътибарсыз калдырмагыз. Су коенганда балалар һәрвакыт ата-аналарның күз уңында булырга тиеш, ә иң яхшысы –─ өлкәннәрнең суда алар янында булуы. Ял итү өчен төбе чиста булган сөзәк яр буендагы пляжны сайлагыз. Йөзә белмәгән балаларга өлкәнрәкләреннән ераграк тору хәерле. Суда бик сак уйнарга кирәклеген аңлату зарур, бер-береңне “батырырга”, шулай ук шаярып ярдәмгә чакырырга ярамаганлыгын төшендерегез. Бу гомер өчен куркыныч!
Кеше, шул исәптән бала да, батканда, тыпырчына, кычкыра, ярдәм сорый, дигән фикер бар. Чынлыкта, коткаручылар билгеләвенчә, суга батучы еш кына бер аваз да чыгармый, ул тиз һәм тавышсыз бата. Чөнки бөтен көче кычкыруга түгел, ә сулыш алуга китә. Кеше су өстендә кулларын болгамый, ә, су өстендә калырга тырышып, аннан этәрелергә тырыша. Читтән бу уен кебек тоелырга мөмкин.

Шуңа күрә, әгәр дә сез баланың еш авызын ачуын, башын артка ташлавын, чәчен йөзеннән сыпырмавын, карашы “пыяла” кебек булуын күрәсез икән, шунда ук ярдәмгә ташланыгыз. Бәлки, ул, чыннан да, уйныйдыр, ләкин аның янына барып, хәлне ачыклау хәерлерәк.

3. Өреп кабартылучы матрасларда йөзмәгез

Өреп кабартылучы матрасларда татлы эчемлек суырып, тыныч кына судан йөзеп барган күренешләрне кино артистларына калдырыгыз. Ачык сулыкларда ял итүчеләр өчен бу катгый тыела. Матрасны бары тик яр буенда кояшта кызыну өчен генә кулланырга мөмкин. Суда йөзгәндә камера шартлавы яки аның тыны чыгу гына куркыныч тудырмый, ә кискен җил искәндә кабартылган матрас, җилкәнле көймә кебек, ярдан бик тиз ераклаша, өстәвенә, җил һәм дулкыннар аны җиңел генә әйләндереп капларга да мөмкин.

Кайвакыт матрастагы яки резина түгәрәктәге кешене дулкыннар ярдан еракка алып китә, аңа ярдәмгә туганнары ташлана, ләкин берничек тә куып җитә алмыйлар һәм хәлдән таялар. Бу очракта берьюлы берничә гомер куркыныч астына куела. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

4. Спиртлы эчемлекләр кулланмагыз

Пляждагы исерек кеше тирә-юньдәгеләр өчен бер бәла. Өстәвенә, җәмәгать урыннарында алкоголь кулланган өчен 500-1,5 мең сум күләмендә штраф яный (Русия Административ хокук бозулар кодексының 20.20 мәддәсе). Хәвефсезлек турында сөйләгәндә исә, эсседә спиртлы эчемлекләр кулланудан бөтенләй баш тарту хәерле, чөнки терморегуляция бозыла, организм югары йөкләнеш кичерә. Әгәр дә инде су коенырга да уйласак, эсседән салкынга кискен керү өянәккә китерергә мөмкин, чөнки йөрәк һәм кан тамырлары болай да чиктән тыш киеренкелектә эшли.

Эсседә иң яхшы эчемлек ─ үлән чәе, җиләк морсы яки гади чиста су. Пляжга аек килеш барыгыз, кояшта янмас өчен иртән яки кич килү яхшырак. Баш киеме кияргә дә онытмагыз.

5. Пляж территориясен пычратмагыз

Су коену сезоны башланыр алдыннан пляжлар кешеләрне кабул итүгә җитди әзерләнә: водолазлар су төбен куркыныч әйберләрдән – пыяладан, ботаклардан, пластиктан чистарта; санитар табиблар ─ ярны, су коенучылар эчәк инфекцияләре йоктырмасын өчен суны һәм комны тикшерә. Пляж сезон ахырына кадәр шулай чиста булып калырга тиеш, шул исәптән безнең ярдәм белән дә. Пластик савыт-сабаны һәм пыяла шешәләрне үз артыңнан җыю, сукбай хайваннарны җәлеп итмәс өчен чүп-чарны куак астына түгел, ә якындагы чүп савытына салу –─ болар барысы да пляжны чиста тотарга ярдәм итүче һәм аны хәвефсез итә торган кагыйдәләр.

2023 елның 1 июненнән 31 августына кадәр Башкортстанда суда 86 кеше һәлак булган, шуларның 9ы – балалар. Барыннан да ешрак кешеләр су коену өчен җиһазландырылмаган урыннарда һәм исерек килеш суга керү сәбәпле батып үлгән.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас