+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
17 июнь 2024, 03:21

Туклыклы, арзан, тәмле!

Бу эсседә ни әзерләргә белмәссең... Тәслимә Мохтасар кызы әзерләгән ризык бик шәп булды! Сезгә дә тәкъдим итәбез.

Туклыклы, арзан, тәмле!Туклыклы, арзан, тәмле!
Туклыклы, арзан, тәмле!

"Панна-котта" дип аталган десерт өчен башта 2 аш кашыгы желатинны 0,5 стакан салкын суга салабыз. 30 минуттан соң ул кабара, аны калай тәлинкәгә салып, кайнар су өстенә куябыз, болгатып торып эретәбез, аннан 3 өлешкә бүләбез.

Ак катлам өчен: 600 гр кибет каймагы, 100 гр шикәр пудрасы, ванилин, 2 өлеш желатинны бутыйбыз, вак савытларга салып, 20 минутка суыткычка куябыз.

Кызыл өлешкә 300 гр җиләк, яисә башка җимеш, чама белән шикәр, 1 өлеш желатин кирәк. Десерт суыткычта 2 сәгатьтән әзер була.

Каймак урынына 35 процентлы куе сөт (сливки) алырга була.

Бигрәк тәмле булды! Рәхмәт, Тәслимә ханым!


Автор фотосы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас