-5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
19 июнь 2024, 15:41

Аяк-кулларыгыз сызлаусыз булсын!

Артриттан интегүчеләр бик күп. Алар өчен халык медицинасы түбәндәгеләрне киңәш итә.

Аяк-кулларыгыз сызлаусыз булсын!
Аяк-кулларыгыз сызлаусыз булсын!

Чыршы ваннасы.
Яңа киселгән чыршы ботакларын кайнар сулы зур бакта томалап төнәтегез. Төнәтмә температурасы 37-38 градуска төшкәч, шуңа аяк-кулларны тыгып, 30 минут тотыгыз. Аннары аяк-кулны йон тукымага чорнап, 1 сәгать ятып торыгыз. Әлеге процедураны 2 көн саен кабатлау зарур. Ревматик полиартритны дәвалау курсы 5-7 процедура тәшкил итә.

Солы саламы
Солы саламына (200-300 грамм) 5 литр су салып, 30 минут кайнатыгыз. Төнәтмә 36-37 градуска чаклы суынгач, аяк-кулларны тыгып, 20-30 минут утырыгыз. Процедура өчен 5-6 ванна зарур.

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас