+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Урамда акча янчыгы тапсагыз...

– Урамда өч мең сумнан артык акчасы булган янчык таптым. Аның хуҗасын табарга ярдәм итәрлек бернәрсә дә күренмәгәч, акчаны сарыф иттем. Ә күптән түгел үземнең “Урлашу” мәддәсе буенча җинаять эше фигуранты була алуымны белдем. Бу, чыннан да, шулаймы? Югыйсә, без төшереп калдырдыңмы─ югалттың, – дип санарга күнеккәнбез бит

Урамда акча янчыгы тапсагыз...
Урамда акча янчыгы тапсагыз...
– Әгәр кеше бинада яки транспортта хуҗасыз әйбер (акча янчыгы, ноутбук, бизәнү әйберләре һ.б.) тапса, ул аларны бина хакимиятенә яки транспорт чарасын йөртүчегә тапшырырга тиеш.
 
Әгәр дә урамда кыйммәтле әйбер тапсагыз, бу турыда полициягә яки урындагы үзидарә органына хәбәр итәргә кирәк. Аның хуҗасы ярты ел эчендә табылмый икән, бу әйберне үзеңә калдырырга мөмкин. Әгәр хуҗа табылса, сез Русия Гражданнар кодексының 229 мәддәсе нигезендә, табылган милек бәясенең 20 процентына кадәр бүләкләүгә дәгъва итә аласыз.
 
Шул ук вакытта һәр вакыйга аерым карала, әмма теоретик яктан сезне, чыннан да, Русия Җинаять кодексының 158 мәддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тарттырырга мөмкиннәр. Сез акча янчыгын үтеп баручының кесәсеннән тартып алдыгызмы, әллә аны урамда таптыгызмы ─ мөһим түгел.
 
Әгәр дә югалган банк картасын яки телефон тапсагыз да шулай ук булырга мөмкин. Хуҗасын табу мөмкин булмаса, табыш турында полициягә (банк бүлекчәсе, урындагы үзидарә органнары) хәбәр итәргә кирәк. Ә менә банк картасыннан акча алырга маташу, китерелгән зыянның күләменә карап, җинаять дип саналырга мөмкин.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: