Вак кыргычтан кабыклы бәрәңгене үткәрегез. Аннан килеп чыккан "бутканы" аягыгызга сылагыз да тышыннан полиэтилен белән урап куегыз. Хәзер инде бәйләнгән җылы оекбаш кияргә генә калды.
Шулай төнгелеккә көн саен эшләгез. Иртән салкынча су белән юып төшерегез.
Бу боламык шулай ук буыннар сызлаганда, табанда шпора булганда, мазоль чыкканда, үкчә ярылганда кулланырга мөмкин.
Сәламәт булыгыз! Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез.