-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Матур булыйк!

Өй шартларында биткә шундай битлекләр ясау бик файдалы.

Матур булыйк!
Матур булыйк!

Кишерне вак угычтан уып, шуңа 1 йомырка сарысы, 10 тамчы лимон согы һәм ярты бал кашыгы үсемлек мае салып, каймак куелыгында булганчы болгатыгыз. Шуны биткә сылап, 15-20 минут тотыгыз һәм җылы су белән юып алыгыз.

2 кашык сусыл эремчеккә 1 йомырка сарысы һәм берничә тамчы водород перекисе кушып, яхшылап болгатыгыз. Шушы масканы биткә һәм муенга сылап, 15-20 минут тотыгыз һәм салкынча су белән юыгыз.

2 чәй кашыгы эремчекне, 1 чәй кашыгы каймак өстәп, яхшылап болгатыгыз да 10 тамчы 2-3 процентлы водород перекисе тамызыгыз. Битне юып чистарткач, битлекне сөртеп, ярты сәгать тотыгыз. Соңыннан җылы су белән юып төшерегез. Мондый маска битне агартып җибәрә.

Җыерчыклардан кирәкле маска. Йомырка сарысын яхшылап болгатырга, шуңа 2 чәй кашыгы үсемлек мае (иң яхшысы - зәйтүн мае), 2 аш кашыгы вак угычта уылган кишер өстәргә. Биткә, муенга, күкрәк тиресенә әлеге масканы сылагыз да 20 минут тотыгыз. Соңыннан җылымса су белән юып алыгыз.

Матур булыйк, чибәр һәм сөйкемле ханымнар!

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: