+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Мунча себеркесе бәйләдегезме әле?

Әле нәкъ мунча себеркесе бәйли торган көннәр, ди белгечләр. Каен белән имәннән генә түгел, башкаларын да бәйләп карагыз әле. Әйткәндәй, аны сезнең якта ничек атыйлар?

Мунча себеркесе бәйләдегезме әле?
Мунча себеркесе бәйләдегезме әле?
Мунча себеркесен төрле агач ботакларыннан бәйләргә була. Мәсәлән, чия агачыннан ясаганы шома, матур була, тәнне массажлый. Ул ир-егетләр һәм хатын-кызларның гормоннар эшчәнлеген яхшырту өчен файдалы.

Имән себеркесенә «имән ныклыгы» дигән сүз туры килә. Ул сөякләрне ныгыта торган үзлеккә ия.

Болгар чорында ук кешеләрне каен себеркесе, каен суы, бөресе, яфрагы белән дәвалаганнар. Гомумән, каенның кайрысыннан да күп әйберләр, савытлар ясаганнар. Алар сөт саклау өчен дә уңайлы булган. Игътибар итсәгез, урманнарда ауган каен өстенә китереп басасың, ә аның эче череп беткән була, ә тышы саклана. Элек, хатын-кызлар бәбине өйдә тапкан вакытта, бәби туачак өйне шушы каен тузын яндырып дезинфекцияләгәннәр. Бу ысулны хәзер дә кулланалар әле. Мәсәлән, хайваннар бозаулыйсы абзарның эчендә каен тузын яндырып чыксаң, анда бактерияләр калмый.

Мунча себеркесе ясаганда яфраклар арасына мәтрүшкә, әрем, бөтнек кыстырсаң, ишшу яхшырак. Үләннәр аңа өстәмә көч бирә, мунчага хуш ис таратырга булыша, җәй исе тудыра. Алар бик файдалы да.

Миләш, чия себеркеләре бөердәге ташларны куарга әйбәт. Юкәнекен юкә чәчәк атканда җыйсаң, бөтен балы, нектары үзендә була. Ул сулыш юлларын ачарга бик яхшы.
 
Менә шулай. Ә сез ниндиләрен бәйлисез?

Фото: мк.ру


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: