-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Ватсабыгызны ватып керсәләр...

Мошенниклар WhatsApp* аккаунтларын үз максатларында куллану өчен ватып керә.. Башкортстан Финанс тикшеренүләре үзәге белгечләре белән бергә, әгәр шулай булган булса, нәрсә эшләргә кирәклеген сөйлибез.

Ватсабыгызны ватып керсәләр...
Ватсабыгызны ватып керсәләр...

"Көйләүләр" - "Бәйләнгән җайланмалар" бүлегенә керегез һәм барлык ачык сессияләрне һәм бәйләнгән җайланмаларны бетерегез.

Статусыгызга "мине взломали", дип куегыз.

Мессенджерны бетерегез һәм аны кушымта кибете аша яңадан урнаштырыгыз. СМС коды белән язмагызны раслагыз. Бу код кертелгәннән соң, мошенниклар сезнең аккаунтка керү мөмкинлеген югалтачак.

Әгәр сездә ике адымлы тикшерү булса, мессенджер ПИН-код кертүне сораячак. Аны кертегез.

Әгәр дә сез ватсапны ватып кергәнгә кадәр мондый тикшерүне куймаган булсагыз, ләкин кушымта код сорый икән, димәк, мошенниклар аны үзләре кабызган. Борчылмагыз, сез СМС-код керткәннән соң алар аккаунтка керү мөмкинлеген югалтты.

Ләкин сезгә 7 көн көтәргә туры киләчәк: код югалачак һәм сез керә алачаксыз.

Мессенджерның ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итегез һәм вату турында хәбәр итегез. Белгечләр сезнең учет язмагызны контрольдә тотарга булышачак һәм өстәмә киңәшләр бирәчәк.

Хат алышудагы барлык хәбәрләрне тикшерегез һәм якыннарыгызга шалтыратыгыз. Мошенниклар файдасына алар арасыннан беркем дә берни дә эшләмәгәненә инаныгыз.

Алга таба хакерлык куркынычыннан саклану өчен 6 санлы кодтан ике адымлы тикшерү урнаштырыгыз. Көйләүләрдә «Аккаунт» опциясен сайлагыз, аннан соң «Ике адымлы тикшерү» һәм «Кертергә».

*WhatsApp Meta компаниясенә карый (Русиядә экстремистик дип танылган).

#ОбъясняемРФ #ОбъяняемБашкортостан

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: