+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Эсседә үзегезне саклагыз!

Аз алкогольле эчемлекләрнең зыяны юк, дигән сүзләр дөреслеккә туры килми.

Эсседә үзегезне саклагыз!
Эсседә үзегезне саклагыз!
Җәйге эссе көннәр күпләрнең сәламәтлегендә чагылыш таба. Ә инде спиртлы эчемлекләр кешене үлем чигенә җиткерергә мөмкин. Җәен урамнарда сыра банкасы тотып йөрүчеләр аеруча ешая. Янәсе, сырада алкоголь дәрәҗәсе бик аз, аның зыяны юк. Әмма этил спирты җиңел эчемлекләр составына да кертелә. Мәсәлән, сыра банкасында аракыдагы кебек үк алкоголь бар. Әмма анда, шулай ук, углекислый газ да күзәтелә, аның ярдәмендә спирт баш миенә күпкә тизрәк үтеп керә. Боларның барысын да организм бик авыр кичерә.

Проблема шунда, бездә күп кешеләр эсседә аз алкогольле эчемлекләр эчә, чөнки алар сусауны баса, дип уйлыйлар. Чынлыкта сусауны су гына баса. Сыра яки башка аз алкогольле эчемлек эчү организмны тагын да сусызландырачак. Эсседә теләсә нинди алкоголь куллану тискәре нәтиҗәләргә китерә.
Организмда эсседә спиртлы эчем­лек­ләр эчкәннән соң нинди процесслар күзә­телә? Йөрәк-кан тамырлары системасы аеруча зур кыенлык кичерә. Кайнарда кан тамырлары киңәя.
 
Йөрәк икеләтә йөкләнеш кичерә, чөнки кан басымы төшә. Баш мие һәм бүтән органнар эшли алсын өчен аңа күбрәк канны куарга кирәк. Шулай ук нерв системасы да зыян күрә.
Каты эчемлекләр – елның салкын вакытында да организм өчен стресс. Ә эсседә бигрәк тә. Ләкин сыраны да артык кулланырга ярамый. Аны эчеп тә исерергә мөмкин, әйтик, кеше су коенырга китәчәк һәм кире кайтмаячак. Эсседә алкоголь куллану аркасында бәхетсезлек очраклары саны арта. Быел инде батып үлгән­нәр буенча статистика аянычлы. Шулай ук инфарктлар һәм инсультлар саны арта.
 
Аңын югалтканчы эчкән кешегә ничек ярдәм итәргә? Күләгәгә алып керергә, ян якка әйләндерергә (тончыкмасын өчен) һәм ашыгыч ярдәм чакырырга. Алкоголь исереклегенең уртача һәм авыр формасы ─– профильле стационарга наркология яки токсикология бүлегенә салуга күрсәтмә.
 
***
Шушы уңайдан укучыларыбызны аеруча нык кызыксындырган сорауларга җавап бирәбез.
 
─ Куаста алкоголь бармы? Аны эсседә эчү хәвефсезме?
 
─ Чыннан да, куаста алкоголь бар, бигрәк тә өйдә ясалганында. Кибет куасында аның күләме күрсәтелгән. Ләкин куас сусауны баса алмый һәм ризыкка карый – бу шикәр күләме зур булган авыр эчемлек.
 
─ Һәр стакан алкогольдән соң бер стакан су эчсәң, исермисең, диләр...
 
─ Исерәсең, чөнки организмга барыбер этил спирты керә. Алкогольне су белән никадәр генә бутамасын, кеше исерәчәк.
 
─  Алкоголь эчкәндә нинди ризык ашау яхшырак?
 
─  Ашкайнату системасының нормаль эшләвен саклап калу өчен аз-азлап җиңел ризык кабул итү яхшы. Кыздырылган, майлы һәм татлыны күп куллану кирәкми. Ягъни, майсыз ит, яшелчә һ. б. сайларга мөмкин.
 
─ Димәк, сало ашасаң, исермәссең, дигән киңәш ─ уйдырма?
 
─ Әйе. Кайберәүләр ярты стакан көнбагыш мае эчәргә киңәш итә. Алай эшләргә дә ярамый. Алкоголь һәм көнбагыш мае комбинациясе ─ безнең ашказаны асты бизе өчен коточкыч йөкләнеш.
 
─ Алкогольсез эчемлекләр турында нәрсә әйтеп була? Аларны эчәргә мөмкинме?
 
─ Алкогольсез эчемлекләрдә химия күп, шуңа күрә аларны тәкъдим итеп булмый. Ләкин аларда этил спирты юк. Анда ароматизаторлар, шикәр һәм башкалар бар. Ягъни аларны организмга бернинди файда китерми торган газлы эчемлекләргә тиңләргә мөмкин.
Шул ук вакытта балаларга, йөклеләргә, шулай ук, эчүдән баш тарткан кешеләргә алкогольсез сыра эчү киңәш ителми. Эш шунда, эчемлекнең тәме һәм төсе аңа алкогольне хәтерләтәчәк, ул исерек чагын хәтергә төшерәчәк. Ычкыну куркынычы зур. Үзеңне котыртырга ярамый.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: