+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Ипомея өчен җәза бирерләрме?

– Минем картәтиемнең авылда ике йорты бар. Берсендә ул яши һәм теркәлгән, икенчесенә вакыт-вакыт барып кайта. Мин анда теркәлгәнмен, әмма күптән яшәмим, елына берничә атнага кайтып киләм. Күптән түгел “вьюнок”ны, аны шулай ук ипомея, дип тә йөртәләр, наркотик үсемлек дип таныдылар...

Ипомея өчен җәза бирерләрме?
Ипомея өчен җәза бирерләрме?

 Ул кыргый үсемлек, коймалар, сеткалар, су торбаларына үрелеп үсә. Матур чәчәк ата. Кеше катнашлыгыннан тыш, үзеннән-үзе үсә.
Менә бу үсемлек безнең ике йортта да үсә. Картәтием дә, күршеләр дә аны юк итү буенча чаралар күрми, көзгә бу үсемлек кибә һәм анда коры орлыклы тартмалар барлыкка килә, алар коймада эленеп тора. Димәк, орлыклары төшә һәм ул үзе үсеп чыга, ә картәтием аңа кагылмый һәм аңа барыбер. Ә мин анда бөтенләй булмыйм, ике атнага коммуналь хезмәт хакы түләргә килә алам.

Чынлыкта, картәти дә, күршеләр дә, мин дә бернәрсә дә эшләмибез. Беркем дә безгә үсемлекне юк итү турында күрсәтмәләр бирмәде. Миңа, бабама, наркотик мәддәләре буенча эш кузгата һәм җәза бирә алалармы?

Мөнирә АБДУЛОВА.


– Ипомея составында наркотик булган үсемлек исәбенә кертелде. Законга ярашлы, ун төп һәм аннан да күбрәк үсемлек утыртканда, шулай ук әлеге чәчәкнең өч грамм һәм аннан да күбрәк орлыгын саклаганда һәм яки алганда җинаять җаваплылыгы яный. Ун куакка кадәр административ җаваплылык булырга мөмкин. Уннан 100гә кадәр өч төсле ипомея куаклары үстерү –─ зур күләмдә, 100дән артык төп аеруча зур күләмдә җинаять буларак классификацияләнә.

Җинаять кодексының 231 мәддәсен (составында наркотиклар яки психотроп матдәләр булган үсемлекләрне законсыз үстерү) бозу сигез елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.
Шуңа күрә бу үсемлектән вакытында котылу хәерлерәк.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: