+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Ватсапны ничек сакларга?

Еш кына мошенниклар нәкъ аны ватарга тырыша.

Ватсапны ничек сакларга?
Ватсапны ничек сакларга?
WhatsApp ─ дөньяда иң популяр аралашу программасы, ул һәркемнең телефонына диярлек урнаштырылган. Шуңа күрә мошенниклар еш кына нәкъ аны ватарга тырыша. Без үзегезнең һәм башкаларның акчаларын хакерлардан ничек сакларга кирәклеге турында гади инструкция төзедек.

1. Мошенниклар ничек алдый?

Мошенникларның башка кешенең телефонына керү өчен махсус хакерлык программалары күп, ләкин еш кына алар “конкурста туганы өчен тавыш бирү”не сорап сылтама җибәрә. Алар кызгану хисе тудырырга тырыша, имеш, “кызчык җиңәргә хыяллана һәм бер-ике тавыш кына җитми”.
Ватсапны ватып керү өчен файдаланылган икенче ысул ─ теләсә нинди сәбәп белән смс саннарын әйтергә мәҗбүр итү. Нәтиҗә һәрвакыт бер булачак: сезнең телефонга вирус йөкләнәчәк, ул мошенникларга сезнең телефонга үтеп керү мөмкинлеге бирәчәк.

Шуңа күрә:
! Таныш булмаган сайтларга, хәтта таныш номерлардан яисә социаль челтәрдәге дуслар битләреннән дә, сылтамалар буенча кермәгез! “Туганнарыгыз” сезнең тавышка мохтаҗ түгел!
 
! Телефонга килгән парольләрне беркемгә дә әйтмәгез! Бигрәк тә сез үзегез беркая да мөрәҗәгать итмәгән булсагыз.
Шуннан соң мошенниклар сезнең ватсапка керәчәк һәм бөтен контактлар исемлегенә мондый хәбәрләр җибәрәчәк: “Сәлам, мондый үтенеч белән мөрәҗәгать итү дә уңайсыз. Бер-ике сәгатькә 62 000 сум биреп тора алмыйсыңмы? Картага кирәк иде”. Әмма акчаны телефон номеры буенча түгел, ә башка картага күчерергә үтенәчәкләр. “Соңыннан аңлатырмын, шулай туры килде”, ─ диячәк алар.
 
Моның алдау икәнен шунда ук аңлап та булмый, чөнки сиңа таныш номердан таныш кеше яза, син алдагы хатларны күрәсең. Ләкин акча җибәрсәң, аны танышың түгел, ә мошенниклар алачак! Акчаны кире кайтара алмаячаксыз, чөнки сез аны үз теләгегез белән күчердегез бит. Ә сумманы җинаятьчеләр, банк операцияне тыя алмасын өчен, шунда ук исәптән чыгарачак. Меңләгән кеше шундый алдау корбаны булган да инде.
 
! Беркайчан да беркемгә дә онлайн-үтенеч буенча акча җибәрмәгез, аеруча чит карталарга! Кемгә кирәк, ул кеше шәхсән шалтыратыр!

2. Мессенджерыңны якла!

Хәзер үк барлык мессенджерларыгызда өстәмә саклану — “ике факторлы аутентификация” урнаштырыгыз. Бу сезнең җайланмага исәп язмасын бәйли, һәм сезнең исемегездән керү өчен тагын бер пароль кертергә туры киләчәк. Бу явыз ниятле кешеләргә өстәмә мәшәкатьләр тудырачак. Әлеге саклану чарасын эшкә кушу өчен бер минут вакыт җитә!

Сезнең телефоныгыз андроид булса:
 
Ватсап:
уңда өске почмактагы өч йолдызчык -> көйләүләр -> аккаунт -> ике адымлы тикшерү -> кертергә. Алты санлы пароль уйлап табыгыз (аны ике тапкыр кертергә кирәк) һәм, яңа пароль буенча нидер килсен өчен электрон почтагызны языгыз. Бу мәҗбүри түгел, ләкин бик кирәкле адым.
 
Телеграм:
көйләүләр - > болыт пароле - > пароль бирергә. Пароль уйлап табыгыз (хәрефләр кулланырга мөмкин) һәм аны ике тапкыр кертегез. Аннары программа сезгә пароль искәртмәсен (анда парольне язмагыз! Аның нәрсә турында икәнен генә) һәм тергезү өчен электрон почтаны кертергә тәкъдим итәчәк. Почтага алты санлы код киләчәк, аны барлыкка килгән кырга кертегез. Әзер!

Сезнең айфон икән:
 
Ватсап:
көйләүләр (уңда аскы почмактагы шестеренка) -> исәп язмасы - > ике адымлы тикшерү - > кертергә. Алты санлы код уйлап табыгыз һәм электрон почта белән ике тапкыр кертегез.
 
Телеграм:
көйләүләр (уңда аскы почмактагы шестеренка) -> конфиденциальлек -> болыт пароле - > пароль язарга.

! Парольләрегезне мотлак үзегез генә белгән урынга язып куегыз! Телефоныгызны алмаштырганда аларны кертергә кирәк булачак, югыйсә, ватсабыгызга керә алмаячаксыз. Пароль буларак туган көнегезне, 111111, яки 123456 кебек гади саннар комбинацияләрен кулланмагыз. Аларны өч секунд эчендә беләчәкләр!

3. “Ватсалар”, нәрсә эшләргә?

Әгәр дә сезне “ваталар” һәм сезнең исемнән дуслардан акча сорыйлар икән, ашыгыч рәвештә:
 
– телефонны авиарежимга куегыз һәм Интернеттан вай-фай аша файдаланыгыз. Корбанның игътибарын читкә юнәлтер өчен мошенниклар еш кына киңкүләм автомат шалтыратуны эшкә куша –─ игътибарыгызны коткару операциясеннән читкә юнәлтеп, туктаусыз шалтыратачаклар;
 
– көйләүләргә керегез, “Бәйләнешле җай­ланмалар” бүлеген сайлагыз (телеграмда ─ “җайланмалар”). Сезнең профильгә керү мөмкинлеге булган телефоннарның һәм компьютерларның тулы исемлеге ачылачак. Үз телефоныгызны гына калдырыгыз, калганнары буенча “сеансны тәмамларга” төймәсенә басыгыз;
 
– безнең инструкция буенча ике факторлы аутентификация урнаштырыгыз. Хәзер авиарежимны сүндерергә дә мөмкин;
 
– акча җибәрмәсеннәр өчен мошенниклар акча сорап язып өлгергән һәркемгә сезне “взломали” дип языгыз, ә иң яхшысы ─ шалтыратыгыз;
“Мине ваттылар, беркемгә дә акча җибәрмәгез” аватаркасын куегыз (алар Интернетта бик күп).
 
– “Дәүләт хезмәтләре” порталында, “Одноклассники”да, “ВКонтакте”да барлык парольләрне алмаштырыгыз, ә иң мөһиме ─ gmail почтасында, чөнки бөтен телефон шунда бәйләнгән!
 
* WhatsApp Meta (Русиядә экстремистик дип танылган) компаниясенә карый.

БУ ─– МӨҺИМ!

Мошенниклар көн саен республикада яшәүчеләрне дистәләгән миллион сумга алдый. Алар корбанына әверелмәс өчен таныш булмаган номерлардан шалтыратуларга җавап бирмәскә, ә инде сөйләшүне башлаган очракта, бернинди дә “кәрәзле элемтә операторларына”, “банкның иминлек хезмәткәрләренә” һәм башка банк хезмәткәрләренә, “ФСБ”, “МВД”га ышанмаска кирәклеге турында күп тапкырлар яздык. Проблемалар килеп туган очракта, сез аларны компания офисында хәл итә аласыз.
Янә дә шул – бернинди “хәвефсез исәпләр” дә, “югары керемле инвестицияләр” дә юк, аларны мошенниклар гына уйлап чыгарган!

Гади кагыйдәләрне үтәгез:
* Катлаулы парольләр кулланыгыз.
* Барлык исәпләрегез өчен ике факторлы аутентификацияне кертегез.
* Антивирус программаларын һәм операцион системаларны урнаштырыгыз һәм даими яңартыгыз.
* Шикле хатларны ачмагыз, шәхси мәгълүматны кертергә кирәк булган сылтамаларга күчмәгез.
* Өйдәге Wi-Fi ны пароль белән саклагыз.
* Интернетта үзегез турында артык күп мәгълүмат язмагыз һәм аны шикле сайтлар белән бүлешмәгез.
* Балаларыгызга һәм ата-аналарыгызга киберхәвефсезлек турында сөйләгез. Аларны Интернетта сак булырга һәм шикле хәлләр турында үзегез белән сөйләшергә кирәклеген төшендерегез.

Киберхәвефсезлек кагыйдәләре:
* Эчке хәвефсезлек хезмәте раслаган ресурсларны һәм программа тәэминатын гына кулланыгыз.
* Электрон почталарны ачканда сак булыгыз: фишинг эләгергә мөмкин.
* Эш җайланмаларын күзәтмичә калдырмагыз һәм, китсәгез, аларны блокка куегыз.
* Шәхси мәгълүматны ышанычлы серверларда һәм җайланмаларда гына саклагыз.
* Барлык киберинцидентлар һәм хокук бозулар турында мәгълүмати хәвефсезлек бүлегенә хәбәр итегез.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: