+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылу
VK
OK
Telegram
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
27 июль , 18:05
Уку йорты җитәкчелеге хаклы түгел
─ Эштә дипломга кушымта (вкладыш) сорадылар. Техникумны 1989 елда тәмамладым. Уку йортында мәгълүматлар сакланмаган, документлар һәм уку планнарын саклау турында ниндидер законнарга сылтаналар, эштә мондый җавап эш бирүчене канәгатьләндерми. Вкладышны ничек тергезергә, яки эш бирүчегә законга сылтамалар белән ничек дөрес җавап бирергә?
─ Кушымтаның дубликатын алу өчен элек диплом алган уку йортына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дубликат бирү өчен түләү алынмый. Мәгариф учреждениесеннән аны бирүдән баш тарту законлы түгел. Сез, дубликат бирүне таләп итеп, судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Автор:
Резеда Галикәева
Читайте нас: