+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
29 июль 2024, 04:25

Агуланудан сак булыгыз!

“Крос” компаниясе экспертлары билгеләвенчә, азык-төлектән агулану куркынычы русиялеләрне иң хафага салган ун хәвеф исәбенә керде. Түбәндә иң зур хәвефне кайдан көтәргә һәм агуланудан ничек сакланырга кирәклеге турында бәян итәбез.

Агуланудан сак булыгыз!Агуланудан сак булыгыз!
Агуланудан сак булыгыз!

Эсседә азык-төлек тиз бозыла!

Сер түгел, еш кына агулануга бозылган ризык сәбәпче була, чөнки эсседә, дөрес сакламаган очракта, анда бактерияләр бик тиз үрчи. Диетологлар белдерүенчә, эсседә аеруча ит, йомырка, диңгез продуктлары, сөт, казылык кебек ризыклар тиз бозыла. Болар барысы да суыткычтан аз гына вакытка алынса да, тәмле ризыктан мәкерле агуга әверелә.
Агуланмас өчен табиблар яңа әзерләнгән ризыкны кичә калганы белән бутамаска киңәш итә. Калган ризыкны ашап бетерергә телисез икән, аны тагын бер тапкыр кайнатыгыз яки кыздырыгыз. Термик эшкәртүгә дучар ителми торган җиләк-җимешне һәм яшелчәләрне мотлак кайнатылган суда юыгыз.

Шулай ук сезне кафедан майонезлы салатлар сатып алмаска һәм үзегезгә дә аларны минималь күләмдә әзерләргә чакырабыз. Дөрес сакланмаса яисә аз гына озаграк торса да, алар бик тиз бозыла.

Кызыклы факт: табибларның күбесе итне пешерер алдыннан юарга катгый рәвештә ярамый, диләр! Бу бактерияләрнең башка ризыкларга, савыт-сабага һәм аш бүлмәсенә таралуына гына китерәчәк. Күренеп торган пычрак урыннарны һәм итче алып бетермәгән сөяк калдыкларын гына юыгыз. Иң мөһиме – ─ термик эшкәртү. Су түгел, ул бөтен бактерияләрне үтерәчәк.

Аз гына бозыла башлаган азык-төлекне дә ташларга кызганмагыз. Аңардан нәрсәдер әзерләргә исәп тотып, өлгерми калсаң, кызганыч, әлбәттә. Ләкин соңыннан үзегезне һәм гаиләгезне дәвалауга акчаны күпкә күбрәк сарыф итәчәксез. Тиз бозылучы продуктларны күпләп сатып алмагыз, кибетләрдә кытлык юк һәм яңа акцияләр тагын да булачак әле.
Ә иң мөһиме –─ кулларыгызны ешрак юыгыз!

Карбызлар

Кибет киштәләрендә алар инде туп-тулы, әмма чынлыкта карбыз сезоны әле башланмады яисә яңа башлана гына. Ырынбурда, мәсәлән, алар августның икенче яртысында өлгерә, ә Әстерханда исә аномаль эссе яз нәтиҗәсендә яңа гына өлгерә башладылар. Безгә әле тәкъдим ителгәннәре исә көньяк илләрдән китерелгән карбызлар, яки юлда өлгереп җитешкән җиләкләр. Бананнар кебек, аларны да өлгермәгән килеш өзәләр, ә аннары газация ярдәмендә кирәкле рәвешкә китерәләр. Быел кибет киштәләрендә Ираннан китерелгән карбызлар пәйда булды, алар урындагылардан якынча ике тапкыр кыйммәтрәк, әмма чын карбызлар ─– аларны анда ел әйләнәсе диярлек үстерәләр.
Карбызның кайда һәм ничек үстерелүе мөһим түгел, иң мөһиме – аны сатып алыр алдыннан ярыклары һәм яньчелгән урыннары булмавын игътибар белән тикшерү зарур. Өлгергән карбызның кабыгы каты, ялтыравык, бер ягында сары тап була.

Карбызны ашар алдыннан агымсу астында яхшылап юарга кирәк. Киселгән карбыз суыткычта сакланырга тиеш.
Һәм иң мөһиме: беркайчан да һәм бернинди шартларда да киселгән карбыз сатып алмагыз! Сезне сатучылар ничек кенә үгетләмәсен ─– бу бик хәвефле, чөнки аның татлы йомшагында микроорганизмнар бик тиз үрчи.

Гөмбәләр һәм җиләкләр

Быелгы ел уңдырышлы, әмма бу әле җыелган уңыш шатлыгыннан тыш, агуланып, зыян күрүчеләр турында да хәбәрләр булачак, дигән сүз. Мондый хәбәрләр герое булмас өчен гади кагыйдәләрне үтәү дә җитә. Алар өчәү.

Беренчедән, әгәр урманга яки ташландык бакчага барасыз икән, сыйфатлы булуына 200 процентка ышанмаган гөмбәләрне һәм җиләкләрне җыймагыз. Алдыгызда чын баллы гөмбәме яки ялганымы, бүре җиләгеме яки зелпеме икәненә шикләнәсез икән, аны өзмәү хәерле. Зелпесез яшәргә мөмкин, ә сездән башка бу дөнья алай ук гүзәл булмаячак.

Икенчедән, бу бигрәк тә гөмбәләргә кагыла, аларны максималь тиз арада, ә иң яхшысы –─ җыелган көнендә эшкәртергә кирәк.
Өченчедән, башкалардан чи, бигрәк тә консервланган гөмбәләр сатып алмагыз. Кайда һәм кайчан җыйганнарын, нинди шартларда эшкәрткәннәрен сезгә беркем дә әйтмәячәк. Әбекәйгә ярдәм итәргә телисез икән, аңардан яшел тәмләткечләр яки ташкабак сатып алыгыз. Яхшы ташкабакның әле берәүгә дә зыян иткәне юк.

Алкоголь

Кешеләр әледән-әле ялган алкогольдән каза күрә һәм хәтта үлә дә. Эш шунда, алкоголь җитештерүдә этил спирты кулланыла, аны “медицина спирты” дип тә атыйлар. Легаль булмаган алкогольгә исә еш кына арзанлы метанол яки “агач спирты” кушалар. Этил спиртыннан аермалы буларак, метанол – агу һәм сәнәгатьтә эретүче чара буларак кулланыла. Тәме һәм исе буенча ул этил спиртыннан берни белән дә аерылмый, ләкин организмга эләккән очракта, күңел болгану, косу, калтырану белән билгеләнә, ә авыррак очракларда сукыраюга һәм хәтта үлемгә китерә.

Спиртлы эчемлекләрне рәсми кибетләрдә генә сатып алыгыз һәм кулдан ала күрмәгез! Базарда күптән булган брендлар гадел рәвештә үзләренең репутацияләрен сакларга тырыша! Әгәр эчемлекнең бәясе акланмаслык дәрәҗәдә түбән икән, аның нәрсәдән эшләнүе турында уйланыгыз. Спирт җи­тештерелә торган сыйфатлы ашлык, суны чистарту һәм әзерләү процессы –─ лаеклы җитештерүчеләр ингре­диентларның сыйфатына зур игътибар бирә, аларда эконо­мияләмиләр!

Су

Әйе, аны дөрес сайламаган һәм сакламаган очракта, гади су белән дә агуланырга мөмкин. Еш кына агулануга патоген бактерияләр күп булган сыйфатсыз су китерә. Мәсәлән, билгесез инештән су эчтегез. Чишмә дип уйладыгыз... Яки буада коенып, су йоттыгыз, ә анда моңа кадәр сыерлар һәм этләр юынганнар. Вариантлар күп.

Ашказанына һәм эчәклеккә эләккәннән соң, бактерияләр актив үрчи башлый һәм эчәк инфекциясенә китерә. Аның төп билгеләре –─ кискен һәм даими эч авырту, шулай ук, косу, күңел болгану һәм эч китү. Үзаллы дәва­лан­магыз, тизрәк табиб чакыртыгыз.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас