+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Әрекмән җыйдыгызмы?

Ул бик күп хатын-кызлар авыруларын җиңәргә ярдәм итә.

Әрекмән җыйдыгызмы?
Әрекмән җыйдыгызмы?

Әрекмән — күптәнге сыналган чара (август ае — сок әзерләү өчен соңгы срок, шуңа күрә исегезгә төшерәбез).

Аның көче алдында хәтта миомалар, фибромалар һәм башка шешләр дә чигенә, ул шешләрне бетерү үзлегенә ия. Әрекмән организмда матдәләр алмашын көйли, бөтен ашказаны-эчәк трактын дәвалый, канны чистарта.

Яшь әрекмән яфракларын юарга, иттарткыч аша үткәрергә, согын сыгарга, пыяла банкага салырга һәм суыткычка куярга.

Схема буенча эчәргә:

1нче һәм 2нче көннәрдә — 1 чәй кашыгы көнгә 2 тапкыр;

3нче, 4нче һәм аннан соңгы көннәрдә - 1 чәй кашыгы көнгә 3 тапкыр.

Курс - бер ай. Әгәр бер ай эчендә киста тулысынча таралмаса, дәвалау курсын кабатларга туры киләчәк. Алар барлыгы өч булырга мөмкин. Алар арасындагы тәнәфес — бер ай.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: