Гөмбә маринадлау
1 кг гөмбә, ярты стакан уксус, 2 калак тоз, 1 бал калагы шикәр, 3 лавр яфрагы, 6 данә кара борыч, 2 данә гвоздика.
Юылган, чистарталган гөмбәләрне кайнар маринадка салып, 15-30 минут кайнатырга. Бүленеп чыккан күбекне алырга.
Гөмбә салынган банкалар 15-20 минут стерильләшә. Банкаларны герметик рәвештә япмый гына суыткычта сакларга мөмкин. Моның өчен гөмбәле банкага мул гына итеп үсемлек мае салып, полиэтилен капкачлар белән ябу да җитә.