+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
2 август 2024, 06:25

Ашарга яраклымы-юкмы?

Яки гөмбәләрне ничек дөрес җыярга?

Ашарга яраклымы-юкмы?Ашарга яраклымы-юкмы?
Ашарга яраклымы-юкмы?

Җиләк җыю вакыты тәмамланырга да өлгермәде, “тыныч ау”га чыгарга да вакыт җитте. Гөмбәчеләр өчен актив сезон башлана. Яңгырларның күпләп явуын исәпкә алганда, быел уңыш мул булыр дияргә кирәк. Шуңа күрә тәҗрибәсез гөмбәчеләр дә буш кайтмаячак. Ә менә урманда хәтта тәҗрибәле гөмбәчеләр дә адашырга мөмкин. Гөмбәләрне ничек дөрес һәм хәвефсез җыярга соң?

Гөмбәченең “тактик җыелма”сы

“Тыныч ау”ны һәр гөмбәче ярата, әмма таныш урманга барганда да хәвефсезлек кагыйдәләрен мотлак үтәү зарур. Якыннарыгызны үз планнарыгыз турында кисәтегез, телефоныгызга тулы зарядка бирегез, үзегез белән су, азык-төлек, шырпы яки зажигалка, аларны төгәл вакытта кабул итәргә кирәк икән, дарулар запасын алыгыз. Маңгай фонаре, гөмбә эзләү өчен таяк, пластырь һәм дезинфекцияләү чаралары салынган аптечка, портатив зарядкалаучы корылма һәм телефонда электрон GPS-навигатор булса да зыян итмәс.

Урманга бару өчен еш кына камуфляж кием сайлыйлар. Бу – ─хата! Әгәр дә адашсагыз, маскировка төсендәге костюм сезнең файдага булмаячак. Сез бит урманга яшеренү өчен бармыйсыз. Коткаручыларга кешене ачык кием буенча табу күпкә җиңелрәк.

Уңайлы аяк киеме сайлагыз. Әгәр дә ул резинадан, биек һәм ныклы кунычлы булса, тагы да яхшырак: бу сезне имгәнүдән саклаячак.

Иң мөһиме ─– пычак һәм кәрзин алыгыз. Уңыш җыю өчен полиэтилен пакет һич кенә дә яраклы түгел, ул һава үткәрми һәм гөмбәләр бик тиз бозылачак. Ә пычак белән гөмбәнең “аягын” тигез итеп кисеп, аның кортлымы, түгелме икәнен ачыкларга мөмкин.

Хәвефсез “ау” серләре

Урманга тәҗрибәле кеше белән бару, һичьюгы гөмбәле урыннар турында белешү, маршрутны алдан уйлау зарур. Гөмбәле урыннар урман буйлап күчеп йөрми, алар вакыт-вакыт ял итәргә мөмкин, әмма урыннар үзгәрешсез кала.

Гөмбәләрне иртә белән җыю яхшырак. Бу вакытта алар чыктан ялтырап тора һәм яфраклар арасында аларны күрү җиңелрәк. Моннан тыш, иртән гөмбәләр кояшта җылынып өлгерми һәм аларны озаграк сакларга мөмкин булачак.

Иң мөһим кагыйдә — гөмбәнең агулы булмавына тулысынча ышанмыйсыз икән, аны алмагыз. Билгесез сортларны һәм артык яшь, шулай ук иске, йомшак, сулы һәм черегән гөмбәләрне дә җыймагыз. Хәтта ашарга яраклы булса да, бу хәлдә алар агулануга китерергә мөмкин.

Әгәр дә сез бик тәҗрибәле гөмбәче түгел икән, үзегез белән гөмбәне билгеләүче атлас алыгыз, яки смартфоннар өчен заманча кушымталардан файдаланыгыз, алар сезгә гөмбә төрен фотодан ачыкларга ярдәм итәчәк. Үзегез очраткан гөмбәне иллюстрациядәге белән чагыштырыгыз. Әгәр дә сездә аз гына икеләнү булса да, аны алмагыз.

Җәй яңгырлы килсә, гөмбәгә су сеңә һәм алар куллану өчен яраксызга әйләнә. Мондый уңышны киптерергә кирәкми, ул барыбер үзенең тәм сыйфатларын югалта һәм токсиннар бүлеп чыгара башлый.

Гөмбәнең ашарга яраклымы-түгелме икәнлеген халык ысуллары белән тикшерүдән дә ерак торыгыз. Пешергән вакытта гөмбәләр янына салынган көмеш кашыкның яки суганның төсе үзгәрү буенча аларның агулымы-юкмы икәнлеген ачыклап булмый. Бу – уйдырма! Ачы гөмбәләр дә һәрвакытта да агулы булмый. Һәм, киресенчә, тәме тәмле булган бик куркыныч гөмбәләр бар. Мәсәлән, чебен гөмбәсе.

Гөмбәләрне юл буйларында, җитештерү предприятиеләре янында, чокырларда җыярга да ярамый. Алар авыр металларны һәм башка агулы матдәләрне җиңел сеңдерә.

Адашкан очракта нишләргә?

Әгәр дә “тыныч ау” шулкадәр мавыктырса һәм сез адашсагыз, беренче чиратта, паникага бирелмәскә кирәк. Туктагыз һәм кайсы яктан килгәнегезне искә төшерегез, кеше, машина тавышлары, эт өрүе ишетелмиме. Кешеләр янына чыгарга төрле тавышлар һәм ориентирлар ярдәм итә:

* эшләүче трактор тавышы (3-4 километр ераклыктан ишетелә),
* эт өрүе (2-* километрдан),
* узып баручы поезд тавышы (10 километрга кадәр).

Түбәләрдәге торбаларны – * километр, завод торбаларын ─– 6 километр, манараларны 15 километр ераклыктан күрергә мөмкин.

Әгәр дә урманда адашсагыз һәм бернинди ориентир да булмаса, иң яхшысы –─ “су янына чыгу” һәм агым буенча түбәнгә таба хәрәкәт итү. Инеш –─ мотлак елгага, ә елга кешеләргә алып чыгачак.

Мөмкинлек булса, шунда ук ашыгыч хезмәтнең бердәм номерларын, “101” яки “112”не җыярга һәм белгечләрнең күрсәтмәләрен үтәргә кирәк.

Әгәр дә адашсагыз һәм сезне эзләячәкләрен белсәгез, бер урында калыгыз һәм учак ягыгыз – шулай иткәндә эзләүчеләргә юнәлеш алырга җиңелрәк булачак. Үзегезне күренерлек итегез. Иң элек ачык урын табарга, иң яхшысы –─ калку урында, якындагы болынлыкта чыршы ботакларыннан өч биек (өч метрлап) тәре эшләргә кирәк. Табигатьтә булмаган һәм вертолеттан күренеп торган билгеләр кую зарур. Мәсәлән, чыршыга чүп-чардан бизәү әйберләре (шешәләр, банкалар, чипсы пакетлары һ.б.) элеп куярга мөмкин.

Уңыш мулдан булса

Өйгә кайткач, гөмбәләрне шунда ук араларга, аннары бер сәгатькә тозлы салкын суга салырга кирәк, бу андагы бөҗәкләрне куып чыгарачак. Барлык җыелган урман күчтәнәчләрен җентекләп эшкәртү һәм кайнату зарур!

Һичшиксез ашарга яраклы гөмбәләрне (аларга ак гөмбә, гөрәҗдә, нарат гөмбәсе керә) ризык әзерләүдә алдан эшкәртмичә кулланырга да мөмкин. Калганнарын исә –─ шартлы рәвештә ашарга яраклыларын юарга, суда тотарга яки пешерергә кирәк. Гөмбәләрне әзерләүнең иң файдалы ысулы булып киптерү санала, киптерелгән гөмбәләрдә туклыклы матдәләр концентрациясе югарырак, алар организм тарафыннан яхшырак үзләштерелә. Әгәр дә гөмбәләрне консервларга уйлыйсыз икән, аларны яхшылап юарга һәм чистартырга кирәк, чөнки туфрак белән ризыкка ботулизм – үзәк нерв системасының иң куркыныч авыруын китереп чыгаручы микроблар ─– эләгергә мөмкин.

Онытмагыз, гөмбә ризыкларын ашкайнату тракты авыруларыннан интекмәгән сау-сәламәт кешеләргә генә кулланырга мөмкин. 14 яшькә кадәр балаларга да, аларда гөмбәне эшкәртү өчен җитәрлек ферментлар юк, шулай ук, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга, өлкән яшьтәге кешеләргә дә гөмбә деликатесларын кулланмау хәерле.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас