+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
5 август , 12:06

Башыгыз авыртамы?

Баш мие кан тамырларын чистарту ысулы бар.

Башыгыз авыртамы?
Башыгыз авыртамы?

Кан әйләнеше начар булганда һәм баш мие кан тамырлары тарайганда баш авыртулары килеп чыга, баш һәм колак шаулый. Шундый чакта менә бу катнашманы киңәш итәләр.

Моның өчен караңгы төстәге шешәгә даруханәдә сатылучы түбәндәге төнәтмәләрне алып кушарга кирәк:

100 мл пустырник,
100 мл валериана,
100 мл боярышник,
100 мл пион,
50 мл эвкалипт яфрагы,
25 мл бөтнек төнәтмәсе,
10данә гвоздика.

2 атна төнәтегез. Көнгә өч тапкыр, 1/3 стакан суга 1 чәй кашыгы кушып эчәләр.

Табиб белән киңәшләшү кирәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: