─ Юк, мондый көннәр файдаланылган ял дип саналмый. Русия Президентының 1999 елның 16 сентябрендәге 1237нче санлы Указы белән расланган төп яисә өстәмә отпуск вакытында авыручы хәрбиләргә Хәрби хезмәт узу тәртибе турындагы положениенең 29 мәддәсендәге 18 пункты нигезендә, мондый отпуск тиешле сандагы авыру көннәренә озайтыла.
Бу очракта отпускны озайту хәрби часть командиры тарафыннан дәвалау учреждениесеннән белешмә нигезендә башкарыла.