Субсидия
Торакка субсидия – дәүләт ярдәменең кире кайтарылмый торган бер төре һәм ил дәрәҗәсендәге махсус программаларда чагылыш табып, закон көченә кергән. Мондый түләүләр дәүләт тарафыннан аерым категория гражданнарга исәпләнгән, шуңа да субсидия алучылар программа шартларына тәңгәл килергә тиеш. Субсидия белән тәэмин итүчеләр булып федераль, төбәк башкарма власть органнары һәм урындагы муниципалитетлар чыгыш ясый. Дәүләт ярдәменә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче күпбалалы гаиләләр, яшь гаиләләр, торакка мохтаҗлар, аз тәэмин ителгән гражданнар исәп тота ала. Мондый исемлек һәр муниципаль районда төзелгән.
Кызганычка каршы, Русиядә шәхси торак төзелешенең субсидияләнүе буенча бердәм программа булмау сәбәпле, бу өлкәдәге бурычлар төбәкләр муниципалитетлары вәкаләтләренә карый.
Аерым төбәкләрдә, шул исәптән Башкортстанда, 2025 елга кадәр исәпләнгән “Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү” программасы гамәлгә кертелгән. Аңа ярашлы, шәхси торак төзүчеләргә дәүләт ярдәме “Авыл ипотекасы”, “Ташламалы кредит” ярдәмче программаларына таянып күрсәтелә. Шартлар исә түбәндәгечә: кредит ставкасы – 1-5 процент, күләме – 300 мең сум, кайтару вакыты 5 елга кадәр. Программаны финанслаучы банклар исемлегенә “Россельхозбанк”, “Совкомбанк”, “БанкЦентр-Инвест”, “Ак Барс Банк” кертелгән. Кредит бирү өчен һәр оешма документлар исемлеген үзе төзи, аның белән банкларның сайтында танышырга мөмкин.
Авыл җирендә эшләүче белгечләргә дә социаль түләүләр каралган. Мондый субсидияләргә, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар белән беррәттән, авылда яшәргә күченүчеләр дә исәп тота ала.
Дәүләт ярдәмен алырга теләүчеләргә карата куелган таләпләр бертөрле генә түгел, ә менә Башкортстанда түбәндәге шартлар өстенлеккә ия:
* торак бәясенең 70 процентын түләүне дәүләт үз өстенә ала, 30 процентын кайтару исә хуҗага йөкләтелә;
* түләүләр чират буенча башкарыла;
* түләүне алганнан соң, кимендә биш ел авыл җирендә эшләргә кирәк (моңа малтабарлык белән шөгыльләнү дә керә);
* түләүне йорт төзүгә, әзер торак сатып алуга тотынырга мөмкин;
* торакны якын туганнардан сатып алу тыела;
* йортта яшәү өчен бөтен шартлар тудырылган булырга тиеш.
Яшьләргә нәрсәләр каралган?
Яшәү шартларын яхшыртуга мохтаҗларга юнәлтелгән янә бер программа – “Яшь гаилә”, аның беренче этабы 2025 елга кадәр чорны колачлый. Статистикадан күренүенчә, илдә берничә миллион гаиләне җәлеп иткән социаль чара шартлары буенча, дәүләт түләүләре торак сатып алуга һәм ипотеканы каплауга юнәлтелә.
Өстенлекле программада 35 яшькә кадәр гаилә әгъзалары катнашуы каралган, аларның берсенең генә Русия гражданы булуы да күздә тотыла, гаиләдә балалар тәрбияләнүе төп шарт итеп куелмый. 35 яшькә кадәр ялгыз гаилә әгъзасы карамагында бер бала булуы мөһим. Шул ук вакытта, гаиләнең торак шартларын яхшыртуга рәсми рәвештә чиратта торуы зарур, моңа өстәп, аның финанс мөмкинлекләре дә исәпкә алына, атап әйткәндә, керем күләме торак хакын түләп бетерерлек һәм ипотеканы капларлык булырга тиеш.
Балалары булмаган гаилә өчен социаль түләүнең күләме торак хакының 30 проценты дәрәҗәсендә билгеләнә, балалар булган очракта түләү 35 процент тәшкил итә. Субсидиянең күләме базар бәяләреннән түгел, ә торакның мәйданыннан исәпләнә. Исәп мәйданы өчен түләү йортта яшәүчеләр санына бәйле. Мәсәлән, ике кешелек гаиләгә субсидия 42 квадрат метр исәбеннән түләнә. Әгәр инде гаилә 3 кешедән торса, субсидия гаиләнең һәр әгъзасы өчен 18 квадрат метрдан исәпләнә.
Квадрат метрлар өчен субсидия бәясен һәр төбәк мөстәкыйль билгели. 2023 елда Мәскәүдә бер квадрат метр 137 мең сум белән исәпләнде. Башкортстанда әлеге күрсәткеч ике тапкыр арзанрак иде. Әйткәндәй, субсидия өчен исәп мәйданының хаклары үзгәреп тора, шуңа да аларны теркәлү урыны буенча ачыклау таләп ителә. Мөрәҗәгать иткәндә, шәхси торак өчен субсидия алырга чиратка язылырга да онытмагыз.
Балалар өлеше
Күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме буенча Федераль программаларда чираттан тыш катнашу хокукы бирелгән. Яшь гаиләләргә кагылышлы бу хакта язып үттек. Моннан тыш, әлеге категория өчен аерым субсидияләр дә каралган, алар йорт төзү һәм әзер торак сатып алуга да кагыла.
Мәсәлән, агымдагы елда ипотеканы каплау хокукы 2023 елга кадәр өченче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә бирелә башлады. Тәрбиягә бала алган гаиләләр дә социаль түләүләргә исәп тота ала. Бу очракта өлкән балаларның яше мөһим түгел. Хәлиткеч шарт булып кредит килешүенең 2024 елның 1 июленә кадәр төзелүе тора. Янә шунысы мөһим: субсидиягә заявканы агымдагы ел ахырына кадәр бирергә дә була.
Шуны ассызыклыйсы килә: авыл җирендә торак өчен субсидия бер генә тапкыр һәм ипотеканы каплау максатында гына бирелә. Түләүләрне кулакча белән алу каралмаган, шулай ук алар башка максатларда кулланыла алмый. Акча белән банклар эш итә, акча күчерү анык шартларда алып барыла, бу инде түләүләрнең ышанычлы булуын тәэмин итә.
Соңгы сүз итеп шуны белдерәсе килә: тоташ ил күләмендә алып барылган торак өчен субсидияләр сәясәте турыдан-туры банклар эшчәнлегенә бәйле. Максатлы программаларның озайлы булуы күздә тотылса да, илнең финанс челтәрендә күптән түгел кайбер үзгәрешләр барлыкка килде, алар, асылда, инфляцияне авызлыклауны күздә тота. Шуңа да карамастан, авылда йорт төзи башлагач, дәүләт тарафыннан вәгъдә ителгән матди ярдәмне алу юнәлешендә эшне тизләтү хәерле, безнеңчә. Хаклар арту төзелеш алып баручылар файдасына түгел – шуны онытмагыз.