+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
18 август , 07:30

Пенсияләр индексацияләнәчәк, диләр

─ Бүген эшләүче пенсионерларның пенсиясен яңадан индексацияли башлаячаклары турында күп сөйлиләр. Бу ничек булачак һәм сумма күпмегә артачак?

Пенсияләр индексацияләнәчәк, диләр
Пенсияләр индексацияләнәчәк, диләр
─ Эшләүче пенсионерларга пенсияләрне индексацияләү турындагы законга ил Президенты Владимир Путин кул куйды. Түләүләр киләсе елдан яңадан индексацияләнә башлаячак. 2025 елның февралендә алар уртача 1,3 мең сумга артачак.
 
Эшләүче пенсионерларның пенсиясен арттыру кагыйдәләре эшләмәүчеләргә каралганы белән бер. Индексация суммасын билгеләнгән, әмма эшләү чорында түләнми торган страховка пенсиясе һәм аңа беркетелгән өстәмә (надбавка) күләменнән чыгып, алдагы барлык индексацияләрне һәм төзәтмәләрне исәпкә алып исәпләячәкләр.
Киләсе елда эшләүче пенсионерларга пенсияләр 2025 елда каралган процентка индексацияләнәчәк. 2016-24 елларда “төшереп калдырылган” индексацияләргә килгәндә, бу суммалар пенсиягә кеше эштән киткәннән соң гына өстәләчәк.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: