+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
20 август , 16:21

Бәрәңге уңышын ничек саклап калырга?

Моның өчен экспертлар киңәшенә колак салырга кирәк.

Бәрәңге уңышын ничек саклап калырга?
Бәрәңге уңышын ничек саклап калырга?
Яңгырлы җәй күп җирләрдә бәрәңге уңышын куркыныч астына куйды. Дымлы тирәлек бактерияләр һәм гөмбәләрнең үрчүе өчен идеаль шартлар тудыра, алар бәрәңгене эчтән дә, тыштан да зарарлый ала. Уңышны ничек саклап калырга?

Тәҗрибәле агроном һәм Көньяк Урал бакчачылык һәм бәрәңге үстерү институты җитәкчесе Кайрат Сатбаев әйбәт киңәшләр бирә. Аның сүзләренә караганда, су баскан яшелчә бакчаларында да уңыш җыеп алып була әле, әмма махсус чаралар күрергә кирәк.

Барыннан да элек, казып алынган бәрәңгене, аның өслегеннән бактерияләрне һәм гөмбә спораларын бетерү өчен, яхшылап юарга кирәк. Аннары һәр бәрәңгегә игътибар белән карарга кирәк. Саклауга бары тик сәламәт, таплар, зарарланулар һәм черү билгеләре булмаган бәрәңгене генә салыгыз,

Бәрәңгене яхшырак саклау өчен эксперт вермикулит — артык дымны сеңдерә торган һәм уңайлы микроклимат тудыра торган табигый минерал кулланырга киңәш итә. Саклау урынын да әзерләү мөһим. Бәрәңге ятачак базны һәм чокырларны чистартырга һәм дезинфекцияләү чаралары белән эшкәртергә кирәк.

Фото: "Башинформ" агентлыгы


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: