Табиблар җәен балаларның имгәнү очраклары артуын билгели. Бу аларның буш вакыты ─– күбрәк, ата-аналар контроле азрак булуга бәйле. Өлкәннәрнең бурычы ─– балаларны нинди очракта да үз хәвефсезлеге турында уйларга һәм кайгыртырга өйрәтү.
Хәвефле мототехника
Еш кына дәваханәләргә җитди җәрәхәтләр белән 12 яшьтән 17 яшькә кадәр үсмерләр эләгә. Алар үзләрен олы кешегә саный һәм үз транспортын: питбайк, скутер, мотоцикл булдырырга тели. Аның теләген үтәр алдыннан ата-аналар баланың мондый техника белән идарә итү күнекмәләре, тиешле экипировкасы бармы, әйтик, ул, закон таләп итүенчә, питбайк белән хәрәкәт кызу булган трассага чыкмас өчен җитәрлек җаваплымы икәнлеген ныклы ачыкларга тиеш.
Кызганычка каршы, мототехника бик хәвефле “уенчык” һәм җитди җәрәхәтләргә генә түгел, ә үлемгә дә китерергә мөмкин. 5 августта Куергазы районында балигъ булмаганнар катнашлыгында үлемечле авария теркәлде –─ “Racer” мотоциклы һәм каршы яктан килгән “Vento” мопеды бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 16 һәм 17 яшьлек ике водитель дә вакыйга урынында һәлак була, 15 һәм 17 яшьлек ике пассажир авыр җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатыла. Юл полицейскийлары белдерүенчә, үсмерләрнең техникага идарә итү хокукы бирүче таныклыгы булмаган.
Тимер юлдагы фаҗига
Узган елның августында Гафури районында тимер юл кичүендә 15 яшьлек үсмер егет һәлак булды. Ул үз мотоциклы турында хыялланган, аңа акча җыйган, һәрвакыт тәртип саклап йөргән, ләкин бер дөрес булмаган карар аның гомерен өзгән. Тимер юл кичүендә ул поезд алдыннан чыгып өлгерергә булган: автомобильләр колоннасын урап узган, ләкин тизлекне исәпкә алмаган... Алган җәрәхәтләрдән бала ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән.
Быел кыш бөтен республика халкы Күмертауда яшәүче 16 яшьлек үсмернең гомере өчен җан атты. Егет тимер юлны тиешсез урында кичәргә карар иткән, ләкин үзенә хәвеф янамавына инанмаган. Поездның якынлашып килүен ул ишетмәгән, чөнки башлыкта булган һәм колакчыннарын салмаган. Малайны авыр хәлдә дәваханәгә алып киткәннәр. Табиблар ике ай буе аның гомере өчен көрәште, ләкин, кызганычка каршы, могҗиза булмады.
Өлкәннәр балаларга бәләкәйдән үк тимер юл янында бик сак булырга кирәклеген аңлатырга тиеш: поезд якынлашканда хәвефсез араны сакларга, юлларны җәяүлеләр кичүе һәм күперләр аша гына чыгарга, поезд юлын кичкәндә колакчыннарны салырга һәм кесә телефонын алып куярга кирәк. Бала белән тимер юл аша чыкканда, аңа хәвеф турында сөйләгез, семафор сигналларын төгәл үтәп, үрнәк күрсәтегез. Бала тимер юлның уеннар һәм шаяру урыны түгеллеген үзләштерергә тиеш. Узып баручы поездларга кар, таш ыргытырга, рельска чит әйберләр куярга, пассажирлар платформасында якынлашып килүче поезд белән янәшә йөгерергә ярамый.
Самокатта да саклык кирәк!
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең социаль челтәрләрендә җәй башыннан төрле җәрәхәтләр белән медицина ярдәме сорап 13,5 меңнән артык бала мөрәҗәгать итүен хәбәр итте. Сыдырылулар, имгәнүләр, сөяк сыну һәм баш мие селкенүнең төп сәбәпләре булып роликлар, велосипедлар, өй батутлары һәм самокатлар тора.
– Электр самокатлары аеруча популярлык белән файдалана. Аларда җилдерүнең иң еш очрый торган нәтиҗәләре – орчык сөяге һәм беләк сыну, – ди Айрат Рәхмәтуллин. ─ Статистика күрсәтүенчә, атна саен һәр балалар травмпункты металл конструкцияләр кую белән катлаулы операцияләргә 4-5 кечкенә пациентны җибәрә.
Министр киңәш итүенчә, имгәнүләрне булдырмас өчен егылганда дөрес эш итәргә кирәк. Кул-беләкләрнең сынуы кешенең егылганда инстинктив рәвештә кулын алга сузып, бөтен гәүдә авырлыгы белән аңа килеп төшүе нәтиҗәсендә килеп чыга. Аякның балтыр тирәсеннән сынуына да күп очракта уңайсыз егылу сәбәпче.
Самокат белән беренче тапкыр таныштырганда ук ата-аналар балага юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында җентекләп аңлатырга тиеш: машина юлына чыкмаска, юлны җәяү кичәргә, җәяүлеләргә юл бирергә, колакчыннар киеп йөрмәскә, шлем, тез һәм терсәк саклагычларын кияргә.
Яктылык кайтаргычлардан файдаланыгыз
Яктылыкны кайтаргыч шундый кечкенә нәрсә кебек тоела, ләкин ул юлларда балаларның имгәнү очракларын берничә тапкыр киметә. Бала җәяү атлыймы, велосипедта яки самокатта хәрәкәт итәме, аның киемендә һәм “транспортында”, һичшиксез, яктылыкны кайтара торган элементлар булырга тиеш. Алар ярдәмендә машина йөртүче җәяүлене тәүлекнең караңгы вакытында юл аша чыкканда да, юл читеннән барганда да бик җиңел күрә алачак. Юл полицейскийлары фараларның якын утлары яктысында машина йөртүче җәяүлене 25-50 метр ераклыкта күреп ала, дип белдерә. Әгәр дә җәяүленең киемендә яктылык кайтаргыч булса, бу ара 150-200 метрга кадәр арта. Еракка яктыручы утлар белән дистанция бөтенләй 350 метрга җитә һәм машина йөртүчегә дөрес карар кабул итәргә вакыт калдыра.
─ Киемдә яктылык кайтаргыч өчен урын сайлаганда, аның кайсы яктан машина йөртүчегә ныграк күренәчәген ачыклагыз, – ди танылган җәмәгать эшлеклесе, Башкортстанның Гаиләләр берлеге җитәкчесе Ирина Сухарева. –─ Яктылык кайтаргычларның ак, сары яки ачык соры төсләренә өстенлек бирегез, алар автомобиль фараларының яктысын яхшырак чагылдыра. Бу элементларны киемгә һәр яктан урнаштыру тагы да яхшырак. Аларны рюкзак капларлык булмасын. Әйткәндәй, рюкзакка да яктылык кайтаргыч беркетегез.
Әгәр бала тәүлекнең караңгы вакытында урамда калса һәм аның киемендә яктылыкны кайтаручы элементлар булмаса, ул кесә телефонындагы фонарьны кабызсын, бу хакта аны кисәтегез. Иң мөһиме – машина йөртүче аны күрерлек булсын.