+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
12 сентябрь , 16:15

Иң кирәкле витаминнарны туплаган...

Бу җимеш иммунитетны да бик яхшы ныгыта.

Иң кирәкле витаминнарны туплаган...
Иң кирәкле витаминнарны туплаган...
Табиб-диетологлар сырганакның файдалы үзенчәлекләре белән аерылып торуын белдерә.
"Бу җимеш — мультивитамин бомба. Анда витаминнар цитрусныкына караганда күбрәк. Шулай ук А, Е, В1, В2, В3, В6, В9, РР витаминнары да бар. Аның составында каротиноидлар һәм флавоноидлар күп, шуңа күрә ул иммунитетны бик яхшы ныгыта һәм яраны, пешкән урынны тиз төзәтә торган сыйфатка ия. Сырганак мае тире, геморрой авырулары вакытында ярдәм итә. Аның җимешләре серотонин (шатлык гормоннары) эшләп чыгара, канның оешуын киметә", — дип билгели табиб-диетолог Ирина Рыль.
Әмма табиб сырганакның аллергик реакция бирүе мөмкин дип белдерә. Аны бөерендә һәм үт куыгында таш булган кешеләргә бик сак кулланырга киңәш итә.
Сырганакның чәе тәмле дә, файдалы да булуын күпләр беләдер. Аңа хуш исле үләннәр дә кушып җибәрсәң, тәме тагын да ачылып китә.
Бу җимешне кышкылыкка туңдыргычка куеп та, кайнатмасын ясап та сакларга мөмкин.

Автор фотосы.
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: