+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
14 сентябрь , 08:45

Ана капиталы белән түләргә мөмкинме?

– Улым университетка укырга керде һәм тулай торакта яшәргә җыена. Ана капиталын анда яшәү өчен түләп буламы? Моны ничек эшләргә?

Ана капиталы белән түләргә мөмкинме?
Ана капиталы белән түләргә мөмкинме?
─ Ана капиталы ярдәмендә вузда уку өчен генә түгел, студентлар тулай торагында яшәү өчен дә түләргә мөмкин. Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша, Социаль фондның клиент хезмәтендә яки КФҮдә ана капиталы чаралары белән эш итү турында гариза бирергә кирәк.
 
Гаризага, түләү суммасын һәм срокларын күрсәтеп, тулай торакта торак урынны арендалау килешүен, шулай ук, уку йортыннан баланың тулай торакта яшәү фактын раслый торган белешмәне беркетергә кирәк. Гариза ун эш көненә кадәр каралачак һәм биш эш көне дәвамында тулай торакта яшәү өчен түләү килешүдә күрсәтелгән уку йорты исәбенә күчереләчәк.
 
Тулай торакта яшәү өчен Ана капиталы акчасын сертификатка хокук биргән балага өч яшь тулган гаилә җибәрә ала. Акчаларны гаиләдә яшәүче теләсә кайсы балага юнәлтергә мөмкин, шул ук вакытта аның яше уку башлау вакытына 25 яшьтән артмаска тиеш.
 
Сораулар туса, бердәм элемтә үзәгенең 8-800-100-00-01 телефоны аша бирергә була (шалтырату бушлай).

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: