– Мессенджерларда, бигрәк тә пенсионерлар арасында, тиздән пенсияләрне санлы сумнарда гына түли башлаячаклар дигән мәгълүмат актив тарала. Бу чынбарлыкка туры килми!
Әлеге вакытта санлы сумнарны тестлаштыру дәвам итә, алар бик аз банклар, оешмалар һәм гражданнар даирәсендә генә кулланыла. Сентябрьдә сынау проектын киңәйтәчәкләр – анда катнашучылар саны артачак, әмма бу элеккечә эксперимент кына булачак.
Русия Банкы санлы сумнарны киңкүләм кертү 2025 елның икенче яртысыннан да иртәрәк булмаячак, дип фаразлый. Ләкин ул вакытта да пенсионерларны санлы сумнарга күчерү булмаячак. Кешеләр алардан файдаланыргамы, юкмы икәнен үзләре хәл итәчәк. Әгәр берәрсе теләмәсә, санлы сум исәбен ачмаячак һәм кулакча яки карта куллануны дәвам итәчәк. Пенсионерлар, хәзерге кебек үк, пенсия алуның уңайлы ысулын үзләре сайлаячак: почтада акчалата алу, картага яки санлы сум исәбенә күчертү.